Казанның Авиатөзелеш районы
Күренеш
| 55°48′0″N 49°9′0″E | |
| Ил | Россия |
|---|---|
| Статус | Шәһәр районы |
| Керү | Казан |
| Барлыкка килү датасы | 1994 ел, 5 декабрь |
| Халык (2010) | 111 371 кеше[1] |
| Мәйдан | 38,91 км² |
Казанның Авиатөзелеш районы (рус. Авиастроительный район) — Казанның төньяк өлешен биләп торучы районы. Көнбатышта һәм көньякта Мәскәү һәм Яңа Савин районнары белән чиктәш, көнчыгышта һәм төньякта — Татарстанның Биектау районы белән. Районның мәйданы якынча 3900 га, халкы — 110 мең кешедән артык, районның 2/3 өлешен 10 поселок (Северный, Яңа Карабай, Авиастроитель, Коры елга, Грабарский, Кадыш, Щербаково, Борисоглебское, Крутушка, Зәңгәр күл) урнашкан шәхси сектор биләп тора (якынча 1450 га).[2]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Авиатөзелеш районы 1994 елда Ленин районының төньяк өлешеннән бүлеп чыгару нәтиҗәсендә барлыкка килә.
2010 елның ахырыннан Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы администрацияләре Яңа Савин районы администрациясе нигезендә берләштереләләр.
Урамнары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ Казанның Авиатөзелеш районы 2008 елның 23 март көнендә архивланган

