Максим Топилин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Максим Топилин latin yazuında])
Максим Топилин
Туган 19 апрель 1967(1967-04-19) (57 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Русия икътисад университеты[d]
Һөнәре икътисадчы, сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия
Җефет Мария Валентиновна Топилина[d]
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре нәмзәте[d]

 Максим Топилин Викиҗыентыкта

Максим Анатольевич Топилин (1967 елның 19 апреле, Мәскәү, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. Федераль Хезмәт һәм мәшгульлек хезмәте җитәкчесе (2004—2008), Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры (2012—2020), Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе рәисе (2020—2021). VIII чакырылыш Россия Федерациясе дәүләт думасы депутаты

Икътисад фәннәре кандидаты (1991). Россия Федерациясенең 1 нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2009)[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Максим Топилин 1967 елның 19 апрелендә Мәскәүдә туа. 1988 елда «икътисадчы» белгечлеге буенча Г. В. Плеханов исемендәге Мәскәү халык хуҗалыгы институтын(рус.) тәмамлый. 1991 елда «Предприятиенең структур бүлекчәләренең хезмәт өлешен матди кызыксындыру» темасына кандидатлык диссертациясен яклый.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1988 елдан Хезмәт фәнни-тикшеренү институтында эшли, анда кече фәнни хезмәткәрдән сектор мөдиренә кадәр юл үтә.

1994—2001 елларда Россия Федерациясе Хөкүмәте аппаратында эшли:

  • Белгеч-эксперт, Хезмәт, сәламәтлек саклау һәм халыкны социаль яклау департаменты бүлеге консультанты;
  • 1996—1997 елларда — Хезмәт һәм сәламәтлек саклау департаменты бүлеге консультанты;
  • 1997—1998 — консультант, ә 1998—2001 елларда — Социаль үсеш департаментының социаль сәясәт һәм хезмәт бүлеге башлыгы.

2001 елдан Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль үсеш министры урынбасары.

2004 елның 24 мартыннан Федераль Хезмәт һәм мәшгульлек хезмәте җитәкчесе — Россия Федерациясенең баш дәүләт хезмәт инспекторы.

2008 елның 31 июленнән Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры урынбасары. 2012 елның 21 маеннан 2020 елның 21 гыйнварына кадәр — Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры[2][3].

2020 елның 22 гыйнварында Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе рәисе итеп билгеләнә. 2021 елның 11 февралендә үз вазыйфасыннан китә[4].

2021 елның 1 мартында «РТЮ» ААҖ идарә рәисе – генераль директорының өлкән киңәшчесе итеп билгеләнә. Дәүләт хакимияте органнары белән эшне һәм социаль сәясәт һәм хезмәтне саклау өлкәсендә нормалар иҗат итү эшчәнлеген алып бара.

2021 елның июнендә «Бердәм Россия» съездында Топилин Дәүләт Думасына булачак сайлауларда Татарстаннан сайлау исемлегенә кертелә[5]. Сайлаулар нәтиҗәләре буенча Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[6].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — Мария Валентиновна Топилина (1968), ике кызы бар.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Батырлык ордены (2008 елның 17 ноябре) — Гөрҗистан-Көньяк Осетия конфликтында зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәткәндә батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен[7];
  • Россия Федерациясе Президентының мактау грамотасы (2010 елның 17 августы) — 1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгына багышланган чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен[8];
  • II дәрәҗә «Ауразия икътисадый берлеген төзүгә керткән өлеш өчен» медале (2015 елның 13 мае)[9];
  • «Дагстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2017 елның 19 апреле) — Дагестан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен[10].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Указ Президента Российской Федерации от 30.09.2009 г. № 1090 «О присвоении классных чинов государственной гражданской службы Российской Федерации федеральным государственным гражданским служащим»
  2. Указ Президента Российской Федерации от 21.05.2012 г. № 661 «О Министре труда и социальной защиты Российской Федерации»
  3. Указ Президента Российской Федерации от 18.05.2018 г. № 247 «О Министре труда и социальной защиты Российской Федерации»
  4. Глава Пенсионного фонда России Максим Топилин ушел в отставку
  5. Максим Топилин и Елена Ямпольская выдвинуты в Госдуму от Татарстана (2021-06-19).
  6. Список избранных депутатов Государственной Думы РФ восьмого созыва
  7. Указ Президента Российской Федерации от 17.11.2008 г. № 1610 «О награждении государственными наградами Российской Федерации работников Министерства здравоохранения и социального развития Российской Федерации»
  8. Распоряжение Президента Российской Федерации от 17.08.2010 г. № 540-рп «О награждении Почетной грамотой Президента Российской Федерации»
  9. Текст решения
  10. Указ Главы Республики Дагестан от 19.04.2017 г. № 87 «О награждении орденом „За заслуги перед Республикой Дагестан“ Топилина М. А.»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]