Фатыйх Сибәгатуллин
| Фатыйх Сибәгатуллин | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Фатих Саубан улы Сибәгатуллин |
| Туган | 1 май 1950 Апаз, Арча районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
| Үлгән | 24 июнь 2022 (72 яшь) Мәскәү, Россия |
| Яшәгән урын | Иптәшлек урамы[1] |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе |
| Һөнәре | язучы, сәясәтче |
| Эш бирүче | Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе |
| Сәяси фирка | Бердәм Россия һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
| Гыйльми дәрәҗә: | ветеринария фәннәре докторы[d] |
Фатыйх Сәүбән улы Сибәгатуллин (1950 елның 1 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Кызыл Юл районы, Апаз ― 2022 елның 24 июне, РФ, Мәскәү) ― РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Фән һәм техника өлкәсендә РФ Дәүләт бүләге лауреаты (1997), ветеринария фәннәре докторы, Халыклар дуслыгы ордены һ.б. бик күп төрле бүләкләр иясе.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Фатыйх Сәүбән улы Сибәгатуллин 1950 нче елның 1 маенда Татарстан АССР Кызыл Юл (хәзерге Арча) районының Апаз авылында туган.
1973 нче елда Казан ветеринария институтын, 1983 нче елда Сарытау югары партия мәктәбен тәмамлаган.
1966 нчы елда хезмәт юлын Арча районының “Ватан” совхозында эшче буларак башлый.
1973-1974 нче елларда – Яшел Үзән районының “Бишнә” совхозында баш ветеринария табибы.
1974-1976 нчы елларда Балтач районының Чапаев исемендәге колхозы ветеринария табибы.
1976-1980 нче елларда Балтач районының “Правда” колхозы рәисе.
Партия һәм дәүләт эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1980-1983 нче елларда КПССның Балтач район комитеты икенче секретаре.
1983-1984 нче елларда Арча район Советы башкарма комитеты рәисе.
1984 нче елдан КПССның Мамадыш райкомы беренче секретаре.
1991-1995 нче елларда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
1995-1996 нчы елларда Премьер министр урынбасары һәм азык-төлек министры.
1996 нчы елдан Нурлат районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы.
2008 нче елда РФ Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана.
Фатыйх Сибәгатуллин һәм спорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Танылган көрәшче һәм татар милли көрәше энтузиасты буларак Ф.Сибәгатуллин республикада спортны үстерүгә зур игътибар бирә. Берничә ел милли спорт төрләре буенча Татарстан Республикасы Федерациясе рәисе булып тора. Нурлатта нәселле атлар заводына нигез сала. Монда үстерелгән аргамаклар Россия һәм Татарстан күләмендәге ярышларда җиңүле чыгышлар ясыйлар. Шулай итеп, инде югалып бара торган бу милли спорт төрен торгызуга да бәһаләп бетермәслек зур өлеш кертә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре, иҗтимагый эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе профессоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъзасы, татарлар тарихы буенча күп кенә монографияләр, китаплар шул исәптән тарихи-публицистик китаплар сериясе авторы («От Аттилы до Президента», «Великие татары – строители и защитники Государства Российского», «Татары и евреи»)
Ф.Сибәгатуллин хәйриячелек эшчәнлегенә зур игътибар бирә, үзенең туган ягын, аның кешеләрен дә онытмый. Аның хисабына туган авылы Апазда өр-яңа мәһабәт мәчет төзелә. Авылдашлары аңа Ф.Сибәгатуллинның әтисе Сәүбән исемен бирәләр.
Олы хезмәтләре өчен Ф.Сибәгатуллин 1986 елда Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнә. 1997 елда аңа Россия Федерациясе хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясе бирелә. Ул Россия Федкрациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Франция хөкүмәте аның хезмәтләрен «Авыл хуҗалыгы рыцаре» ордены белән бәяли.
Ф.Сибәгатуллин 11-13 чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Күп мәртәбә Балтач, Арча, Мамадыш, Нурлат район Советлары депутаты итеп сайланган.
Вафаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]2022 елның 24 июнендә Мәскәүдә 72 яшендә вафат [2].
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2025 елда Фатыйх Сәүбән улы турындагы истәлекләрдән торган китап нәшер ителгән. Әлеге басмада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да, беренче Президент Минтимер Шәймиевның да, аның белән бергә эшләгән коллегаларының, депутатларның да фикерләре урын алган[3].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ бирелмәләр нигезе
- ↑ Фатих Сибагатуллин вафат. Татар-информ, 24.06.2022
- ↑ Юлай Низаев. Гөлназ Шәйхи дәүләт эшлеклесе Фатыйх Сибагатуллинга багышлап китап чыгаруларын хәбәр итте. Татар-информ, 2.10.2025
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Зыятдинов. Б. Рәхмәт сиңа, Хәсәншәех! Казань, “Иделл-Пресс”.-2006-431 бит.
- Бөек Тукай Ватаны син, Арча. Казан: “Яңалиф” нәшерияты.-2009.- 344 бит.
- Татар энциклопедия сүзлеге. Казан: Татар энциклопедиясе институты.-2002.-829 бит.
- Хезмәт тәме Созидатель/Сост. Г.Ризванов.-Казань, “Иделл-Пресс”, 2005-416 с.
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Федераль Мәҗлестә Татарстан вәкилләре | |||||||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Дәүләт Думасы депутатлары |
| ||||||||||||||||
| Федерация Советы әгъзалары |
| ||||||||||||||||
- 1 май көнне туганнар
- 1950 елда туганнар
- Арча районында туганнар
- 24 июнь көнне вафатлар
- 2022 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары
- Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары
- «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
