Ирек Зиннуров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирек Зиннуров latin yazuında])
Ирек Зиннуров
Туган 11 гыйнвар 1969(1969-01-11) (55 яшь)
Чернышевский бистәсе, Якут АССР, ССРБ
Ватандашлыгы  Россия
Белем Симферополь дәүләт университеты
Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре су полочы
Җефет Эльмира
Балалар Эмиль
Спорт такымы әгъзасы Спартак[d] һәм Синтез (ватерполо клубы)

 Ирек Зиннуров Викиҗыентыкта

Ирек Хәйдәр улы Зиннуров (1969 елның 11 гыйнвары, Чернышевский бистәсе, Якут АССР, ССРБ) — Россия спортчысы, сәясәтче. Су полочы, ике тапкыр Олимпия уеннары призёры (2000 һәм 2004), дөнья һәм Европа чемпионаты призёры, Россиянең атказанган спорт мастеры. VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының БДБ эшләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтәләр комитеты әгъзасы, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы[1].

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирек Зиннуров 1969 елның 11 гыйнварында Чернышевский бистәсендә Якут АССРда (хәзер Саха Җөмһүрияте (Якутия)) туа[2]. Казанның 8 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ел ярым А. Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтында укый, шуннан соң армиягә китә. 1992 елда «физик тәрбия» белгечлеге буенча Симферополь дәүләт университетын, ә 2012 елда Казан (Идел буе) федераль университетын «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча тәмамлый[2].

1994 елда Волгоградның «Лукойл-Спартак» клубы өчен уйный башлый, аның составында дүрт тапкыр Россия чемпионы (1997, 1999, 2003, 2004) һәм алты тапкыр Россия Кубогы иясе була (1998, 2000, 2001, 2002, 2003, 2004).

1995 елдан Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясый[3]. Сиднейдагы Олимпия уеннары көмеш призёры (2000), Афинадагы Олимпиаданың бакыр призёры (2004), Ирекле ихтыяр уеннары җиңүчесе 1998 (Нью-Йорк), Дөнья Чемпионатының бакыр призёры (Фукуока), 2002 (Греция), Дөнья лигасы җиңүчесе (2002), Дөнья Кубогы иясе (Белград), 1997 (Севилья) Европа чемпионатының бакыр призёры.

2004 елда «Синтез» (Казан) командасы капитаны була, аның составында «Len Trophy» (2006—2007) кубогын, Россия чемпионатын (2007) һәм Россия кубогын (2005) ота.

2009 елда спорт карьерасын тәмамлау турында игълан итә.

2009 елдан 2010 елга кадәр «Оргсинтез» бассейны директоры, 2010 елдан «Синтез» клубы вице-президенты, 2011 елның гыйнварыннан «Синтез»ның баш тренеры.

2013 елдан — Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы[2].

2016 елда «Бердәм Россия» партиясеннән VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[4].

2020 елдан — Бакыда Россия мәгълүмати-мәдәни үзәгенең Азәрбайҗан Республикасында Россия хезмәттәшлеге вәкиллеге җитәкчесе[5].

Закон чыгару эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирек Зиннуров

2016 елдан 2019 елга кадәр, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында 84 закон чыгару инициативасы һәм федераль закон проектларына төзәтмәләр авторы була[6].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Клублар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Эльмира [7], педагогика училищесын тәмамлаган башлангыч класслар укытучысы. Ирек белән Казанның 64нче мәктәбендә бер сыйныфта укыганнар[8]. Уллары Эмиль (26.03.1999), 2018 елдан «Синтез» су тубы командасы өчен чыгыш ясый (хәрәкәтчән һөҗүмче), су тубы буенча Россия чемпионы, спорт мастеры. Су спорты төрләрен үстерү үзәге «Синтез-Академия» генераль директоры [9] [10].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]