Эмиль Зиннуров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эмиль Зиннуров latin yazuında])
Эмиль Зиннуров
Туган телдә исем Эмиль Ирек улы Зиннуров
Туган 26 март 1999(1999-03-26) (25 яшь)
РФ, Волгоград өлкәсе, Волгоград
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы РФ
Һөнәре спортчы (су тубы)
Ата-ана
Сайт emilzinnurov.vk.com

Эмиль Зиннуров, Эмиль Ирек улы Зиннуров (1999 елның 26 марты, РФ, Волгоград) – спортчы, су тубы буенча Россия җыелма командасы әгъзасы, 2018 елдан Казанның «Синтез» су тубы клубы командасы өчен чыгыш ясый (хәрәкәтчән һөҗүмче), су тубы буенча Россия чемпионы (2019-2020, 2020-2021, 2021-2022 елгы сезоннар), спорт мастеры. Су спорты төрләрен үстерү үзәге «Синтез-академия» генераль директоры [1] [2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1999 елның 26 мартында Волгоградта су тубы буенча спортчы һәм тренер Ирек Хәйдәр улы Зиннуров гаиләсендә туган. Әнисе Эльмира[3], педагогика училищесын тәмамлаган башлангыч класслар укытучысы. Бер бабасы Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылыннан (Каюм Насыйри туган авыл), икенче бабасы ― Яңа Саладан. Эмиль ― гаиләгә зур сынаулар белән килгән шатлык, чөнки гаилә корганнан соң, Зиннуровларның ун еллап балалары булмаган[4]. Казанга гаилә Эмильгә биш яшь вакытта әйләнеп кайткан. Эмиль инглиз телен тирәнтен өйрәнә торган 9нчы мәктәптә укыган.

Эмиль Казанда 6-7 яшендә башта хоккей белән мавыккан. Әмма аягын сындырып, умыртка баганасының муен өлешенә зыян китергәч, хоккей белән кызыксынуын югалта. Аннан йөзү белән шөгыльләнә башлагач, су тубы спорты белән кызыксынып киткән, үзеннән ике яшькә өлкәнрәк спортчылар булган командаларда уйнаган [5], су спорты төрләрен үстерү үзәге «Синтез-Академия»дә шөгыльләнә башлаган. Тренеры – әтисе Ирек Зиннуров.

2015 елда Барселонада Испания җыелма командасына каршы иптәшләрчә матчта катнаша, бер елдан соң, 2016 елда «Барселона» командасына чакыралар, анда бер сезон эшли [5].

2018 елдан Казанның су тубы буенча «Синтез» клубы өчен уйный башлаган. Үзенчәлеге – сулагай (командада берүзе)[5].

Спорттагы уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов (у) белән. Казан кремле. 2021
  • 2015 ел – Россия укучыларының 2015 елгы VII Җәйге Спартакиадасы (Саранск) – Татарстан командасы составында 1нче урын.
  • 2015 ел – Азәрбайҗан Президенты Гейдар Алиев призына уздырылган халыкара турнирда (Баку) 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында су тубы буенча Россия җыелма командасы составында 3нче урын.
  • 2015 ел – 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Россия беренчелегендә (Волгоград) су тубы буенча Татарстан җыелма командасы составында 1нче урын.
  • 2015 ел – Яшүсмерләр арасында су тубы буенча халыкара турнирның (Тбилиси, Грузия) «Иң яхшы уенчысы» призы[6].
  • 2016-2017 елгы сезонда – Испания чемпионатында «Барселона» командасында чыгыш ясый[7].
  • 2018-2019 елгы сезон – Россия чемпионатының бронза призеры
  • 2018-2019 елгы сезон – Россия Кубогы финалчысы
  • 2019 ел – Неаполь Универсиадасында(рус.) – 4нче урын [8]
  • 2019-2020 елгы сезон – Россия чемпионы[9].
  • 2021 ел – Россия чемпионы[10].
  • 2022 ел – Россия чемпионы [11].

Буе 185 кг, авырлыгы 82 кг.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2021 ― Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте [10].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Зиннуров Эмиль
  2. Emil Zinnurov ВКонтакте
  3. Эльмира Зиннурова ВКонтакте
  4. Гөлүсә Закирова. Эльмира һәм Ирек Зиннуровлар: «Без тормышны юктан башладык». «Гаилә һәм мәктәп», 2015, март, 16-19нчы бит
  5. 5,0 5,1 5,2 Сын призера Олимпиады Эмиль Зиннуров об Универсиаде в Неаполе: Жители даже не предполагали, что их город принимает международный турнир. sntat.ru, 24.07.2019
  6. Эмиль Зиннуров – лучший игрок Международного турнира по водному поло.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан
  7. Данила Багров. «Синтез» стартует во всем новом: игроки, директор и президент. Вверх, 14.09.2018
  8. Джаудат Абдуллин. Зиннуров и Чирков о Универсиаде... 2022 елның 23 гыйнвар көнендә архивланган. Реальное время, 26.07.2019
  9. Зиннуров Эмиль. Спортивный клуб «Синтез» Казань
  10. 10,0 10,1 Рустам Минниханов: «Синтез», вы заслуженно стали чемпионами» 2022 елның 15 август көнендә архивланган. Реальное время
  11. Золото на шее, бриллианты на руках: как «Синтез» снова стал чемпионом. 2022 елның 27 март көнендә архивланган. Реальное время, 20.03.2022

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гөлүсә Закирова. Эльмира һәм Ирек Зиннуровлар: «Без тормышны юктан башладык». «Гаилә һәм мәктәп», 2015, март, 16-19нчы бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]