Фәнни Татарстан (журнал)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәнни Татарстан (журнал) latin yazuında])
Фәнни Татарстан

«Фәнни Татарстан» журналының 1нче саны, 2014 ел

Гамәлгә куючы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе

Нәшер итүче

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты

Нигезләнде

2000

Тел

татар теле

Төп офис

Казан


Веб-сайт: ft.antat.ru

Фәнни Татарстанфәнни мәгълүмати журнал.[1]. Журналның беренче саны 2000 елда чыга. Журнал татар телендә басыла, мәкаләләрнең анонсы рус һәм инглиз телләрендә бирелә. Татар әдәбияты, тарихы, фәлсәфәсе белән кызыксынучы киң даирә укучылар өчен журнал. Татарстан Фәннәр академиясенең «Фән» нәшриятында басыла.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Журнал «2014 –2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү»дәүләт программасы кысаларында нәшер ителә Массакүләм мәгълүмат чарасын регистрацияләү турындагы таныклык ПИ № ФС77-65242 01.04.2016

Максаты: Журнал Татарстан Республикасында һәм аннан читтә фәнни нәтиҗәләр турында мәгълүматлаштыруны киңәйтергә; татар телендә язучы галимнәрнең, аспирантларның иҗади һәм һөнәри активлыгын арттырырга; татар телен фәнни өлкәдә гамәлгә кертүне хупларга тиеш, барлык фән һәм мәгариф өлкәсендә татар теленең потенциалын куллануны киңәйтү.

Журналны чыгару Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына йөкләтелгән. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президиумы "Фәнни Татарстан" журналының баш мөхәррире итеп филология фәннәре докторы, профессор, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Мөгаллим улы Миңнуллин расланды.

Журналның тематикалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар теле белеме,
  • Татар әдәбияты белеме,
  • Татарстан һәм татар халкы тарихы,
  • Татар иҗтимагый, фәлсәфи фикере һәм дин тәгълиматы,
  • Татар мәдәнияте, сәнгате һәм башкалар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Labrare.ru(үле сылтама)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]