Эчтәлеккә күчү

Альберт Суфианов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альберт Суфианов latin yazuında])
Альберт Суфианов
Туган телдә исем Альберт Әкрам улы Суфианов
Туган 7 март 1965(1965-03-07) (59 яшь)
СССР, РСФСР, Иркутск өлкәсе, Братск районы, Вихоревка
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Иркутск дәүләт медицина университеты, Иркутск дәүләт медицина университеты һәм Иркутск дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб-нейрохирург, галим
Эш бирүче Иркутская государственная областная детская клиническая больница[d], Научный центр проблем семейного здоровья и репродукции человека[d], Областная клиническая больница № 1[d], Федеральный центр нейрохирургии (Тюмень)[d], Тюменский государственный медицинский университет[d] һәм Беренче Мәскәү медицина университеты[d][1]
Балалар улы, кызы
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясенең атказанган табибы
Татарстанның атказанган табибы
Ингушетиянең атказанган табибы
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d] (2001)

 Альберт Суфианов Викиҗыентыкта

Альберт Суфианов, Альберт Әкрам улы Суфианов (1965 елның 7 марты, СССР, РСФСР, Иркутск өлкәсе, Братск районы, Вихоревка) ― медицина фәннәре докторы (2001), профессор, Россия Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы (2022), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (2023).[2] Нейрохирурглар академиясе (WANS) әгъзасы. Көнчыгыш Аурупа илләре һәм Россиянең цифрлы анатомия проекты буенча ЮНЕСКО илчесе (2019 елдан). И. М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетының нейрохирургия кафедрасы мөдире (2016 елдан). Россия Федерациясенең (2018), Татарстан, Ингушетия, Карачай-Черкес Республикаларының атказанган табибы. Харбин медицина университетының (Кытай) шәрәфле профессоры (2018)[3] .

А. Ә. Суфианов

1965 елның 7 мартында Иркутск өлкәсе Братск районы Вихоревка шәһәрендә туган. Әтисе тумышы белән Самар өлкәсенең Шонталы районы Шонталы станциясеннән (иртә вафат булган), әнисе Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылыннан, БАМ төзелешенә килгәч танышканнар [4].

Альберт алтын медальгә урта мәктәпне, «бик яхшы» билгеләргә Иркутск медицина институтын (1989) тәмамлаган. 3-5 курсларда Ленин стипендиаты булган студент, 1989-1991 елларда үзе укыган институтта клиник ординатураның тулы курсын тәмамлаганнан соң, аспирантура тәмамлап, вакытыннан алда кандидатлык диссертациясе яклый (1994) [3].

1991 елдан Иркутск балалар клиник хастаханәсенең хирургия бүлегендә табиб-нейрохирург булып эшли башлый. 1996 елда биредә, Россиядә беренчеләрдән булып, балалар нейрохирургиясе бүлеген ача [3].

2000 елда, 35 яшендә, докторлык диссертациясе яклап, Россия медицина академиясенең Себер бүлекчәсенә караган Медицина экологиясе фәнни үзәгендә эшли башлый. Япониядә, Алманиядә һ.б. илләрдә стажировкада булып, дөньяның иң алдынгы нейрохирургия технологияләрен өйрәнә[3].

2009 елда, сайлап алу конкурсын узып, РФ Хөкүмәте чакыруы буенча Төмәнгә күчә, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына караучы Нейрохирургия федераль үзәге төзелешен җитәкли башлый. Бер ел эчендә төзелеш тәмамлана. 2010 елның апреленнән А. Суфианов шушы федераль үзәкнең баш табибы булып эшли башлый[3]. Бүген бу үзәк дөньяның иң алдынгы медицина учреждениеләреннән санала. 2013 елда ул «Россиядә югары технологияле ярдәм күрсәтүче иң яхшы Үзәк» дип таныла. 10 ел эчендә монда 35 меңнән артык иң катлаулы операцияләр ясала.

2014 елда Төмән дәүләт медицина университетында нейрохирургия кафедрасы оештыра һәм мөдире була[3].

2016 елда И. М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты базасында үзәге Төмәндә булган нейрохирургия кафедрасы ачып, аны җитәкли [3], уникаль 3D-лабораторияләрдә нейрохирурглар әзерләүнең тулы системасын булдыра. Биредә дөньяның 38 иленнән 1500дән артык табиб әзерлек узган. А. Ә. Суфианов шәхсән үзе 100 югары квалификацияле нейрохирург, 1 фәннәр докторы, 9 кандидат әзерләгән. Үзәктә аз-инвазив (аз җәрәхәт ясап) методлар кулланып, ел саен 4 мең операция ясала, шуларның 800дән артыгын Альберт Әкрам улы үзе эшли.

А. Ә. Суфианов – 500дән артык басма хезмәт (2 дәреслек, 12 монография, 39 патент) авторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 2018 ― Россия Федерациясенең атказанган табибы
  • Татарстанның атказанган табибы
  • Ингушетиянең атказанган табибы
  • Карачай-Чиркәс Республикасының атказанган табибы
  • 2016 ― Төмәннең мактаулы гражданы
  • 2016 ― РФ Сәламәтлек саклау отличнигы
  • 2016 ― Вихоревка шәһәренең мактаулы гражданы
  • 2021 – «Кеше тормышын коткарган уникаль операция өчен» илкүләм «Талант» («Призвание») милли премиясе (иң яхшы табибларга бирелә торган премия) [3]

Хатыны – профессор, Төмән дәүләт медицина университетының фармакология кафедрасы мөдире. Улы Мәскәүнең Бурденко исемендәге Нейрохирургия институты аспиранты, кызы икътисадчы, ике оныгы бар[5].

Мәкаләләр