Рафаил Хәким

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафаил Хәким latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рафаил Хәким
Рафаил Хәким.jpg
Туган телдә исем Рафаил Сибгат улы Хәкимов
Туган 12 февраль 1947(1947-02-12) (71 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Яшәгән урын Чехов урамы, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы, сәясәтче, фән эшлеклесе.
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар кызы Камилә (?—2011)
улы
Ата-ана
Бүләк һәм мөкәфәтләре Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен ордены
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре дуктыры[d] һәм фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d]

Рафаил Сибгат улы Хәкимов – язучы, сәясәтче, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рафаил Сибгат улы Хәкимов 1947 елның 12 февралендә Казанда күренекле шагыйрь Сибгат Хәким гаиләсендә туа. Казан университетының физика факультетын тәмамлаганнан соң, ул 1971-1973 елларда Татарстан транспорт идарәсенең проектлау бюросында өлкән инженер булып эшли.

1973-1981 елларда Р.С.Хәкимов Казан университетында эшли: башта ассистент, аннары кафедра мөдиренең урынбасары була, кандидатлык диссертациясен яклый. 1981 елда ул Казан дәүләт мәдәният институтына күчә: философия кафедрасы мөдире, фәнни эшләр буенча проректор була.

1989-1991 елларда Р.С.Хәкимов КПССның Татарстан өлкә комитетында идеология бүлеге мөдиренең урынбасары, аннары КПССның Татарстан Республика комитетында идеология комиссиясе рәисенең урынбасары була. 1991 елдан ул Татарстан Республикасы Президентының фән, халык мәгарифе, мәдәният һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләр буенча киңәшчесе. Шул ук вакытта ул 1996 елда ТР Президентының Указы нигезендә Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры итеп билгеләнә.

Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация, ТР Конституциясе, Татарстан һәм Русия арасындагы Шартнамә кебек тарихи документларының барлыкка килүендә Р.С. Хәкимовның тырышлыгы, катнашы һәм йогынтысы зур була. 1995-1997 елларда ул ТР Президенты М.Ш.Шәймиев инициативасы белән барлыкка килгән, советлар хакимиятеннән соңгы конфликтларны җайга салу буенча «Һаага башлангычы» халыкара программасын оештыручы була. Казанда аның җитәкчелегендә «Русиядә һәм АКШта федерализмның сәяси-хокукый нигезләре» дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция булып уза. Р.С.Хәкимовны Русиядә дә, чит илләрдә дә сәясәтче буларак таныйлар, зур-зур киңәшмәләргә чакыралар.

Рафаил Сибгат улы – танылган сәясәтче генә түгел, ә күренекле галим дә. Ул җитәкчелек итә торган Тарих институты дөньякүләм сибелеп яшәгән татар халкының бербөтен тарихын иң борынгы төрки катламнардан алып бүгенге дәүләтчелегебезгә кадәр үз эченә алган 7 томлы китап рәвешендә әзерләп, бастырып чыгарырга әзерли. Бу эштә Тарих институты координацияләү үзәге булып тора. Татар тарихын язуда, Казан галимнәреннән тыш, Мәскәү, Питырбур, Махачкала, АКШ, Германия, Украина, Казакъстан һ.б. шәһәр, ил тарихчылары да катнаша.

Р.С.Хәкимов – ТРның атказанган фән эшлеклесе, федерализм мәсәләләренә, этник мөнәсәбәтләргә багышланган монографияләр, күпсанлы мәкаләләр авторы.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рафаил Хәким "Кто ты, татарин?" китабының авторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Wikiquote-logo.svg
Викиөзек эчендә Рафаэль Хәкимов темасы буенча бит бар

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]