Гамирҗан Дәүләтшин
Гамирҗан Дәүләтшин | |
---|---|
Туган телдә исем | Гамирҗан Миргаҗан улы Дәүләтшин |
Туган | 12 август 1950 (72 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Дүсем |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | тарихчы галим |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның Дәүләт премиясе |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре докторы[d] |
Гамирҗан Миргаҗан улы Дәүләтшин (1950 елның 12 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Дүсем) — күренекле татар галиме, тарихчы, тарих фәннәре докторы (2002), профессор, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты (2007).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1950 елның 12 августында Сарман районы Дүсем авылында колхозчы гаиләсендә җиденче бала булып туган. Ләшәү Тамак сигезьеллык (1965), Иске Минзәләбаш урта (1968) мәктәпләрен, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1973), аспирантура (1976, җитәкчесе профессор А. Х. Халиков) тәмамлый. Болгар, төрки-татар бабаларыбызның рухи мәдәниятенә багышланган кандидатлык (1982), докторлык (2002) диссертацияләре яклый. 1976-1996 елларда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1996-2002 елларда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында фәнни архив мөдире, иҗтимагый фикер һәм археология бүлекләрендә хезмәткәр. 1994 елдан Татар дәүләт гуманитар институтында, Казан дәүләт университетында доцент, профессор, кафедра мөдире.
Фәнни кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татар халкының борынгы бабаларының борынгы заманнардан алып Казан ханлыгы чорын кертеп мәдәнияте тарихы (Һуннар, Борынгы төрки каһанлыгы, Хәзәр каһанлыгы, Бөек Болгар иле, Идел буе Болгары, Җүчи Олысы, Казан ханлыгы халык гыйлеме, календарь һәм метрология, ышанулар, мифлар, космогоник карашлар, идеология, мәҗүсилек, ислам, язу, мәгариф, фәнни һәм гамәли белемнәр һ. б.).
Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тарих фәннәре докторы Г. Дәүләтшин — 200 дән артык фәнни хезмәт (шуларның 20се монография һәм дәреслекләр) авторы. 7 томлы «Татарлар һәм Татарстан тарихы» авторларының берсе (2-4 тт.)[1]. Хезмәтләренең берничәсе Төркиядә, Болгариядә, Америкада төрек, болгар, инглиз телләрендә дөнья күрә. Җәмәгать эше буларак, Татарстан мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең «Мәгариф» берлеге президиумы әгъзасы, президенты булып эшли.
Кайбер китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Волжская Булгария: духовная культура (Х - нач. XIII вв.) Казань, 1990.
- Борын-борын заманда...: Миф, дин, сәнгать. К.: ТКН, 2011[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2007 — Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге — «Төрки-татарларның рухи мәдәнияте тарихы», «Очерки истории духовной культуры предков татарского народа (Истоки, становление, развитие)» монографиясе өчен[3]
- Халыкара болгар белеме, инновация һәм мәдәният академиясенең (Болгария) академигы.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Давлетшин Гамирзан Миргазянович, автор. Сайт КФУ(рус.)
- ↑ Гамирҗан Дәүләтшинның «Борын-борын заманда...: Миф, дин, сәнгать» дигән китабы дөнья күрде. tatar-islam.com, 28.04.2011
- ↑ О присуждении Государственных премий Республики Татарстан 2007 года в области науки и техники. «Республика Татарстан», 08.12.2007
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: Яз, 2017, 193нче бит. ISBN 978-5-95-00696-1-1
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарларны чәчелгән халык дип әйтү дөрес түгел – Гамирҗан Дәүләтшин. «Татарстан»
- Давлетшин Гамирзан Миргазянович
- «Татар дөньясы» гәҗитендә басылган мәкаләләре
Давлетшин Гамирзан Миргазянович на Булгариаде-2015 (YouTube видео, 12:52)