Эчтәлеккә күчү

Фивзат Гайсин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фивзат Гайсин latin yazuında])
Фивзат Гайсин
Туган телдә исем Фивзат Миңлебай улы Гайсин
Туган 1946(1946)
ТАССР, Буа районы, Иске Суыксу
Яшәгән урын Академик Губкин урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Һөнәре физика галиме
Җефет Резидә, укытучы
Балалар уллары Азат, профессор
Алмаз, доцент
Ата-ана
  • Миңнебай Гайсә улы (әти)
  • Миңҗамал Әсәдулла кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре ТР дәүләт премиясе
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Фивзат Гайсин, Фивзат Миңлебай улы Гайсин (1946, Буа районы, Иске Суыксу) — физика-математика фәннәре докторы (1992), профессор (1994), ТР атказанган фән һәм техника эшлеклесе, ТР фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты (2015), РФ югары мәктәбе атказанган хезмәткәре (2016)[2]. «Плазматех» ҖЧҖ фәнни җитәкчесе (2009)[3]. КАИда техник физика кафедрасын оештыручы. 2 фән докторы, 25 фән кандидаты әзерләгән.

Буада Мулланур Вахитов исемендәге урта мәктәпне, Казан авиация институтын (1975) тәмамлаган. Фән юлына кертеп җибәрүдә ТР ФА мөхбир-әгъзасы Г.Ю. Даутовның өлеше зур була. 1992 елның 21 апрелендә Мәскәүнең И.В. Курчатов исемендәге Атом энергиясе институтының плазма физикасы һәм идарә ителә торган атом-төш синтезы Советында физика-математика фәннәре докторлыгына диссертация яклый. Сыек электродлар кулланып, күпканаллы электр агымын ача. Фәнни ачышы традицион булмаган юл белән металл порошоклары алганда, металлны эшкәрткәндә һәм коррозиядән саклауда, медицина өлкәсе өчен инструментлар ясаганда кулланыла.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]