Эчтәлеккә күчү

Абрик Камалов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абрик Камалов latin yazuında])
Абрик Камалов
Туган телдә исем Камалов Абрик Закир улы
Туган 12 гыйнвар 1943(1943-01-12) (81 яшь)
Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылы
Милләт татар
Һөнәре механик
Бүләк һәм премияләре ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2009).
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре кандидаты[d]

Камалов Абрик Закир улы (12.1.1943, БАССР ның Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылы), механик. Физика-математика фәннәр кандидаты (1971), профессор (1997). РФнең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2003). Казан университетын тәмамлаганнан соң (1965) СССР ФА Казан филиалының Физика-техника институтында, 1973 елдан алып Казан төзүче-инженерлар институтында (1977 елдан теоретик механика кафедрасы мөдире) эшли, бер үк вакытта 1999 елдан башлап Фән һәм тел журналы (Казан) мөхәррире.

Фәнни эзләнүләре үзгәргән җисем механикасы проблемаларына багышланган. Камалов тарафыннан сыеклык агымында сыгылмалы юка тышчаларның ныклыгы, тотрыклылыгы, тирбәлеше һәм сыеклыкның алар тирәли агуы; тутырмалы тышчаларның көчәнеш астында үзгәргән хәле, тотрыклылыгы һәм тирбәлүе мәсәләләрен чыгару ысуллары һәм алгоритмлары эшләнгән. 200 дән артык фәнни хезмәт авторы. Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2009).

  • Теоретик механика. Мәгариф нәшрияты. Казан, 1996 (552 бит., илл.). (тат.)

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]