Ришат Әбүбакиров
Внешний вид
Ришат Әбүбакиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Ришат Фазлетдин улы Әбүбакиров |
Туган | 4 июль 1959 ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлмәт районы, Яңа Кәшер |
Үлгән | 26 август 2019 (60 яшь) РФ, ТР, Әлмәт |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты |
Һөнәре | дәүләт эшлеклесе-хуҗалык җитәкчесе |
Сәяси фирка | Бердәм Русия һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре нәмзәте[d] |
Ришат Әбүбакиров, Ришат Фазлетдин улы Әбүбакиров (1959 елның 4 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлмәт районы, Яңа Кәшер — 2019 елның 26 августы, РФ, ТР, Әлмәт) — дәүләт эшлеклесе, хуҗалык җитәкчесе. Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы башлыгы (2001-2011). Россия Дәүләт думасы депутаты (2011 елдан). Икътисад фәннәре докторы (2009—2015. ВАК карары белән фән докторы дәрәҗәсеннән мәхрүм ителгән[1]). Россия һуманитар академиясе академигы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1959 елның 4 июлендә Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында туган. Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлаган (1981). 1981-1983 хәрби хезмәттә: төзелештә мастер, прораб булып хезмәт итә. Икътисад фәннәре кандидаты (2003), докторы (2009).
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1983-1988 ВЛКСМ Әлмәт шәһәр комитетында инструктор, бүлек мөдире, беренче сәркатип.
- 1988-1990 «Татнефть» ААҖ кадрлар белән эш оештыру бүлеге мөдире.
- 1990-1992 «Татнефть» ААҖ җәмгыять элемтәләре бүлеге җитәкчесе, генераль директор ярдәмчесе.
- 1992-2000 «Татнефть» ААҖ генераль директоры ярдәмчесе — аппарат җитәкчесе.
- 2000–2001 – «Татнефть» ААҖ кадрлар һәм социаль үсеш буенча генераль директор ярдәмчесе.
- 2001–2005 – Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре берләшкән халык депутатлары шурасы рәисе, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре администрация башлыгы.
- 2006-2011 Әлмәт муниципаль районы җитәкчесе, Әлмәт муниципаль район шурасы рәисе, Әлмәт шәһәре мэры, Әлмәт шәһәр Советы рәисе.
Иҗтимагый эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2011 VI чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана.[2]
- «Бердәм Россия» фиркасенең Әлмәт районы буенча сәяси шурасы сәркатибе.
- Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәренең социаль – икътисади үсеше өчен күп көч куя: аның җитәкчелегендә бик күп программалар раслана, шәһәр һәм районның яшәү шартлары яхшыра, сәламәтләндерү, мәгариф, мәдәни һәм спорт буенча эшчәнлекне үстерә. Нәтиҗәдә, соңгы елларда Әлмәт муниципаль районы Татарстан Республикасында үсеш сыйфаты буенча беренчеләрдән бара.[3]
Уңышлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2003 100 мең халкы булган шәһәрләр арасында «Иң яхшы төзекләндерелгән шәһәр» бәйгесендә Әлмәт РФда III урын, «ТР күләмендә иң яхшы төзекләндерелгән шәһәр» исеме ала.
- 2007 РФ күләмендә «Иң яхшы төзекләндерелгән шәһәр» конкурсында икенче урын.
- 2008 РФ күләмендә «Иң яхшы төзекләндерелгән шәһәр» конкурсында өченче урын.
- 2010 РФ күләмендә «Иң яхшы төзекләндерелгән шәһәр» конкурсында беренче урын.
- 2005 «Әлмәт җитәкчесе — 2005» дигән мактаулы исем бирелде.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Дуслык ордены (2010).
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале (2005).
- «Татарстанның 3 миллиард нефть чыгару уңаеннан» медале (2007).
- «ТР алдындагы уңышлары өчен» ордены (2011).
- ТР мактау грамотасы (1997).
- «ТР атказанган төзүчесе» (2003).
- «Әлмәт шәһәренең мактаулы ватандашы».
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Депутата Госдумы Ришата Абубакирова лишают докторской степени. kommersant.ru, 20.11.2015
- ↑ Россия Дәүләт думасы рәсми сайтында
- ↑ Әлмәт районы рәсми сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-03-13
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Россия Дәүләт думасының рәсми сайты
- Әлмәт районы рәсми сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Федераль Мәҗлестә Татарстан вәкилләре | |||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Дәүләт Думасы депутатлары |
| ||||||||||||||||
Федерация Советы әгъзалары |
|
Төркемнәр:
- 4 июль көнне туганнар
- 1959 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлмәт районында туганнар
- 26 август көнне вафатлар
- 2019 елда вафатлар
- Әлмәттә вафатлар
- Дуслык ордены (Русия) кавалерлары
- «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале белән бүләкләнүчеләр
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары
- Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары
- Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары
- Район башлыклары
- Мэрлар
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Икътисад фәннәре докторлары
- Икътисад фәннәре кандидатлары
- Бердәм Россия фиркасе әгъзалары
- Шәхесләр:Татнефть