Равил Гайнетдин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Гайнетдин latin yazuında])
Равил Гайнетдинев
Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Туу датасы 25 август 1959(1959-08-25) (63 яшь)
Туу урыны Питрәч районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре мөфти, дәүләт эшлеклесе
Башкарган вазыйфа Верховный муфтий[d] һәм рәис[d]
Әгъзалык Общественная палата Российской Федерации первого состава (2006—2008 год)[d] һәм Общественная палата Российской Федерации второго состава (2008—2010 год)[d]
Әлма-матер Казан театр укуханәсе һәм Мир-Гарәп мәдрәсәсе[d]
Академик дәрәҗә фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d]
Бәйлелеге Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы һәм Мәскәү ислам университеты[d]
Бүләкләр
орден Почёта орден «За заслуги перед Отечеством» IV степени Орден Дружбы «Ватан алдындагы хезмәтләр» өчен III дәрәҗә ордены медаль «10 лет Астане» медаль «20 лет независимости Республики Казахстан» II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены «Дуслык» ордены "Фидакарь хезмәт өчен" медале
Commons-logo.svg Равил Гайнетдин Викиҗыентыкта

Равил Исмәгыйл улы Гайнетдиншәех, Россия мөфтиләр шурасы , Россия Үзәк Европа төбәге мөселманнары Диния нәзараты рәисе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөфти Гайнетдинның Ислам юлында хезмәт итүе 35 ел элек, Бохара шәһәрендәге Мир-Гарәп мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң башлана. 1987 елда яшь дин эшлеклесе — имам–хатыйб, ә инде бер елдан соң Мәскәү җәмигъ мәчетенең баш имам-хатыйбы булып эшли башлый. Совет чорында ук Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкчелегендәге Мәскәү җәмигъ мәчете Россиянең күп кенә регионнарыннан җәмгыятьләрне җәлеп итү үзәгенә әверелә. 1994 елда биредә РФ мөселманнарының Диния нәзарәте оештырыла. Диния нәзарәтенең 25 еллыгы елында, РФ субъектларыннан һәм дөньяның дистәләгән иленнән җыелган делегатлар һәм дәрәҗәле кунаклар алдында чыгыш ясаганда, мөфти Гайнетдин хәбәр иткәнчә, бүген РФ мөселманнары Диния нәзарәте 53 төбәктә ике меңнән артык мөселман җәмгыятен берләштерә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөфти Гайнетдинның мөселман рухи яңарышы, тынычлык урнаштыру һәм милләтара һәм диниара татулыкны һәм гражданлык бердәмлеген ныгыту эшендәге казанышлары күп кенә дәүләт бүләкләре, шул исәптән «Дуслык» ордены (1997), Почет ордены (2004) IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2009), III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2015), федерация субъектларының дәүләт бүләкләре белән билгеләнә. Бүләкләр арасында Фәләстыйн дәүләтенең «Иерусалим йолдызы» югары ордены (2015), «Казакъстан Республикасының бәйсезлегенә 20 ел» медале (2012), Казакъстан Республикасының «Шапагат-Милосердие» югары ордены (2013) һәм башкалар бар.

2019 елның 22 ноябрендә Россия мөселманнарының дини лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин РФ Президенты Владимир Путин кулыннан II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын алды. Бүләкләү тантанасы РФ Президентының Кремль резиденциясенең Екатерина залында узды. «Җәмгыятьтә милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткән өчен», — диелә РФ дәүләт башлыгы Указында[1].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]