Зилә Сөнгатуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зилә Сөнгатуллина latin yazuında])
Зилә Сөнгатуллина
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Зилә Даян кызы Сөнгатуллина

Туу көне

30 июль 1949(1949-07-30) (74 яшь)

Туу урыны

Башкортстанның Кыйгы районы, Югары Кыйгы авылы

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Россия

Һөнәрләр

җырчы

Моң

лирик сопрано

Жанрлар

опера

Бүләкләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1984)

Зилә СөнгатуллинаМ.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире, профессор.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөнгатуллина Зилә Даян кызы Башкортстанның Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында туа. Бабасы Мәхмүт Еникеев, атасы Даян Еникеев шул якларда укытучылык итәләр. Балачагы Нәсибаш авылында узды. 1973 елда Зилә Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1983 елдан Казан дәүләт консерваториясендә соло җырын укыта. 1998 елдан профессор исемен ала, шул ук елдан кафедра мөдире була.

1973 елдан Зилә Сөнгатуллина Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының солисткасы. Ул кырыктан артык рус, татар, чит ил композиторларның операларында төп рольләрне башкарды.

1980 елда Татарстан республикасының халык артисты исеменә лаек була.

1984 елда опера җырчысы Сөнгатуллина Зилә Даян кызы — "Кара йөзләр" операсында Галимә партиясен башкарганы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты була.

1995 елда Зилә Сөнгатуллина Россия Федерациясенең халык артисты исемен ала.

Зилә Сөнгатуллина күп тапкыр бәйгеләрдә жюри буларак катнаша. Ул Глинка исемендәге Россиякүләм конкурста, Рөстәм Яхин исемендәге халыкара җырчылар конкурсында, “Йолдызлык” бәйгесендә жюри булды, Салих Сәйдәшев исемендәге региональ җырчылар конкурсында һәм Илһам Шакиров исемендәге халыкара татар җыры башкаручылары бәйгесендә җюри рәисе булганы бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]