Ревдар Садыйков
Ревдар Садыйков | |
---|---|
Туган телдә исем | Ревдар[1] Фәез улы Садыйков |
Туган | 20 гыйнвар 1937 Мишкә, Мишкә районы, Башкортстан АССР, ССРБ |
Үлгән | 1 гыйнвар 1989 (51 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Чехов урамы[2] |
Милләт | татар |
Һөнәре | балет биючесе |
Җефет | Наталья Садыйкова (1979 елга кадәр)[3] |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Ревдар Садыйков (Ревдар Фәез улы Садыйков) – балет артисты, мөгаллим, Тукай бүләге иясе.
1937 ел ның 20 гыйнварында туган. 1989 елда вафат.
Тәрҗемәи хәле.
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1937 елда Башкортстан АССРның Мишкә районы Мишкә авылында әфисәр гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышын Литвада Алитус (рус. Олита) шәһәрендә каршылый. Бик яшьли ятим кала. Ташкәнттә ятимнәр йортында тәрбияләнә, хореография училищесын тәмамлый. Уку йортын тәмамлагач, Сарытау опера һәм балет театрында бии.[4]
1956 - 1977 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында аерым биюче, 1977 – 1980 елларда репетитор.
Иҗаты.
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ревдар Садыйков - бик яхшы әзерлекле һәм актёр таланты булган биюче.
20 еллык иҗат юлында театрның классик һәм милли балет репертуарыннан 40 тан артык спектаклендә ир-ат партияләрен бии. 19 яшендә «Шүрәле» балетында Былтыр партиясен ышанып тапшыралар. Партнёрлары - Нинель Юлтыева, Анна Гацулина[5].
Биегән партияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
Яраткан әйтеме: "Business before pleasure" (Башта эш, аннан уен)[3]
Мактаулы исемнәре, бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарстан АССРның халык артисты (1964), РСФСРның атказанган артисты (1970),
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1973) - Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган «Су анасы» балетында (Әнвәр Бакиров музыкасы) Алмай роле өчен.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ революционный дар сүзеннән кыскартылган:http://www.kino-teatr.ru/teatr/acter/m/sov/379576/bio/
- ↑ Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлеге — Казан: 1984.
- ↑ 3,0 3,1 http://www.kino-teatr.ru/teatr/acter/m/sov/379576/bio/
- ↑ http://plie.ru/?vpath=/news/data/ic_news/1090/
- ↑ Наш дом- Татарстан(үле сылтама)
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Наталья Садыйкова. Неистовый, непокоренный дар.Республика Татарстан, 23.01.2007[1]
- Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998
- Театральная энциклопедия. Том 6/Глав. ред. П. А. Марков - М.: Советская энциклопедия, 1967. - 1136 стб. с илл., 8 л. илл.
- "Совет əдəбияты", Казан, 1962, № 2, 141 – 43 бит.
- "Советская музыка", 1964, № 5, с. 56 - 58.
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|