Кирам Сатиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кирам Сатиев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кирам Сатиев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Кирам Шәйхиҗан улы Сатиев

Туу көне

21 июль 1955(1955-07-21) (62 яшь)

Туу урыны

ТАССР Актаныш районы Татар Ямалысы авылы

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ

Һөнәрләр

баянчы

Кораллар

баян

Жанрлар

баян өчен эшкәртмәләр

Хезмәттәшлек

Татар дәүләт филармониясе
Казан дәүләт мәдәният институты

Милләт

татар

Кирам Сатиев, Кирам Шәйхиҗан (Шәйхиян) улы Сатиев (1955 елның 21 июле, ТАССР, Актаныш районы, Татар Ямалысы) — виртуоз баянчы, аккомпаниатор, җырлар, баян өчен эшкәртмәләр, баян һәм оркестр өчен концерт авторы. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты. Казан дәүләт мәдәният институты концертмейстеры. Татарстанның халык артисты (2006).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Кирам Сатиев Әлфия Авзаловага, Илһам Шакировка уйный.

1955 елның 21 июлендә Татарстан АССР Актаныш районы Татар Ямалысы авылында тугыз балалы музыка сөюче гаиләдә туган. Әтисе Шәйхиҗан һәм абыйлары матур итеп тальянда уйный, әнисе Сәгадәт җырлый. Сигезьеллык мәктәпне, Әлмәт музыка укуханәсенең балалайка классын (1974)[1], Казан дәүләт консерваториясенең халык музыка уен кораллары факультетын (1979) тәмамлаган. Ел ярым хәрби хезмәттә булган. 1981 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аккомпаниатор-концертмейстер булып эшли. Илһам Шакировка, Әлфия Авзаловага, Хәйдәр Бегичевка, Зөһрә Сәхәбиевага, Флера Сөләймановага, Рафаэль Ильясовка, Вафирә Гыйззәтуллинага, Габдулла Рәхимкуловка, Рәбига Сибгатуллинага, Хәнәви Шәйдуллинга, Хәмдүнә Тимергалиевага, Мирсәет Сөнгатуллинга[2] һ.б. җырчыларга уйный. Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультеты татар театр эстрадасы кафедрасында вокал буенча концертмейстер булып эшли[3].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баян өчен эшкәртмәләр, баян һәм оркестр өчен концерт авторы. Ике дистәгә якын җырга көй язган: «Төшләремә керәсең» (Фәнис Яруллин сүзләренә), «Син генә» (Зәки Нури), «Килдуразым» (Гөлшат Зәйнашева), «Йокы» (Ренат Харис), «Җырлар өйрән кушкаеннан» (Госман Садә) һ.б. Баянчылар иҗатын пропагандалый: баштарак Нияз Акмал белән «Татарстан хәбәрләре» газетасында «Татар гармунчылары» дигән рубрика алып бара. Соңрак гармунчылар хакында «Татар баянчылары» (1нче китап, 1996), «Ак баян» (2005)[4], «Консерватория. Армия. Филармония» (2009), «Актаныштан Америкага кадәр», «Татар баянчылары» (2нче китап) дигән китаплар бастыра, «Моңлы саз. Моңлы гомер», «Сагындым, бик сагындым» китапларының автордашы була. РФ төбәкләрендә, Америкада (Атланта, Вашингтон, Нью-Йорк, Сан-Франциско), Кытайда, Болгариядә, Чехиядә, Алманиядә, Финләндиядә, Төркиядә һ.б. илләрдә концертлар бирә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елда Актаныш районы Татар Ямалысы мәдәният йортында К. Сатиевның музее ачыла.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Гөлшат Әдиҗан кызы, «Заря» кондитер фабригында эшләгән. Кызы Сәрия чит тел факультетын тәмамлап, ире һәм ике кызы белән Шотландиядә яши.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар баянчылары (төзүчеләре Кирам Сатиев, Нияз Акмалов). Казан: Мәгариф, 1996. ISBN 5-7761-0446-7
  2. Баянчы Кирам Сатиев: Гармун моңын бер генә уен коралы да алмаштыра алмый. «Татарстан яшьләре», 2017 ел, 10 август.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]