Наил Шәйхетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наил Шәйхетдинов latin yazuında])
Наил Шәйхетдинов
Туган телдә исем Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдинов
Туган 1 март 1941(1941-03-01)
Чирмешән районы Лашман авылы.
Үлгән 25 гыйнвар 2016(2016-01-25) (74 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Чистай урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ
Россия байрагы Россия Федерациясе/Татарстан байрагы Татарстан
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре театр артисты
Балалар кызы Миләүшә Шәйхетдинова, актриса
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты.

Наил Шәйхетдинов — театр артисты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә. 1965 елда ул Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Республика татар күчмә театрына эшкә чакырыла.

Шәйхетдинов Н.Ш. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы күп кенә рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты. Шәйхетдинов Н.Ш. башкарган рольләрдә һәрвакыт актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ярылып ятты. Аның иҗатында һәрчак нәфислек, образларны нечкә тоемлау зур урын алды. Ул һәрвакыт үз геройларын тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкарды.

2016 елның 25 гыйнварында вафат булды. Казанның  Самосырово янындагы «Әл- Мәрҗәни» мөселман зиратында җирләнде

Рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2022 елның октябрендә Чирмешән районы Лашман авылы Мәдәният йортына исеме бирелгән [2] .

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]