Наил Гаетбай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наил Гаетбай latin yazuında])
Наил Гаетбай
Наил Ғәйетбай

Наил Гаетбай
Тугач бирелгән исеме: Наил Әсхәт улы Гаетбаев
Туу датасы: 20 июнь 1948(1948-06-20) (75 яшь)
Туу урыны: Баймак районы, Баймак
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1974-хәзергәчә
Юнәлеш: проза, драматургия
Жанр: роман, повесть, драма
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Алтын яңгырлар мизгеле» (1979)
Премияләр: М. Акмулла премиясе (2003)
Яшәү җире Октябрь проспекты[d][1]

Наил Гаетбай (псевдоним, тулы исеме Наил Әсхәт улы Гаетбаев, баш. Наил Әсхәт улы Ғәйетбаев) – язучы, драматург. БР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993). РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2011). БР язучылар берлеге рәисе (25.11.2016га кадәр).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елның 20 июнендә БАССР Баймак шәһәрендә туган. Сибайда урта мәктәпне (1966), Магнитогорскида тау металлургиясе институтын (1972), Мәскәүдә югары әдәби курсларны (1983), югары театр курсларын (1987) тәмамлый. Сибай элеваторында автослесарь (1967), Кемерово өлкәсе Киселёвск машиналар төзү заводында (1972-1976) конструктор, Тайбинск автобазасында баш механик, Сибайда (1976-1988) бакыркүкерт комбинатында механик, ремонт-төзелеш идарәсендә инженер-конструктор булып эшли.

2016 елның 25 ноябрендә Башкортстан язучылар берлегенең еллык җыенында берлек рәисе вазифасыннан китүен игълан итте [3].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н. Гаетбай әдәбиятка эшчеләр арасыннан килә, шунлыктан аның беренче әсәрләрендә эшче образлары мавыктыргыч итеп сурәтләнә. Беренче хикәясе 1974 елда, беренче китабы – «Алтын яңгырлар мизгеле» 1979 елда басылып чыга. «Әлфия», «Тере тамчы», «Тәүге кар», «Йөрәк һәм корыч» повестьлары белән популяр булып китә. «Сары тәрәзәләр» (1981), «Буран» (1983), «Офыкка кача юллар» (1985), «Үз максатыңны тап» (1987) һ.б. китаплары чыга. Һәдия Дәүләтшина һәм Рәми Гариповка багышланган «Төн, яки Һәдия белән Рәми» трагедиясе (1992), «Дүрт кешелек табын» драмасы, «Әстәгъфирулла» фарсы, «Аты барның дәрте бар» комедиясе, «Бервакыт санаторийда» моңсу комедиясе һ.б. РФ, БР театрларында, шулай ук Татарстан театрларында[4] куелды.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2011).
  • БР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993).
  • М. Акмулла премиясе (2003)

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1980)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]