Габдулла Рәхимкулов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Рәхимкулов latin yazuında])
Габдулла Рәхимкулов
Туган телдә исем Абдулла Мөхәммәталим улы Рәхимкулов
Туган 15 февраль 1926(1926-02-15)
Кече Шәйморза, Чүпрәле районы, Татарстан
Үлгән 9 октябрь 1997(1997-10-09) (71 яшь)
Казан
Милләт татар
Һөнәре җырчы
Бүләк һәм премияләре Ватан сугышы ордены, 1нче дәрәҗә, Татарстанның халык артисты
Сайт http://rachimkulov.ru

Абдулла Рәхимкулов (15 февраль, 1926, Чүпрәле районы, Кече Шәйморза9 октябрь, 1997) – Татарстанның халык җырчысы. Бөек Ватан сугышында катнаша.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габдулла Рәхимкулов 1926 елда Чүпрәле районында гади игенче гаиләсендә туа. 1943 елда Совет гаскәренә алына, Суслонгер хәрби әзерлек полигонында тоткарылгач, фронтка җибәрелә. Харкауны азатландыруда катнаша. 1944 елда СоветРумыния чигенә терәлгәч, аларның часте чик буе хәзмәтендә калдырыла. Габдулла Рәхимкулов 1950 елга кадәр Молдавиядә хезмәт итә.

Хәрби хезмәттән соң Магнитогорски каласында рудникта шартлатучы булып урнаша. Металлурглар мәдәният Сарае каршындагы татар халык театрының концерт бригадасы составында сәхнәдән җырлый.[1] Габдулла Рәхимкуловның сәнгатькәр юлы белән китүенә Магнитогорскига гастрольгә килгән Рәшит Ваһапов белән сөйләшүе тәэсир итә.[2]

Габдулла Рәхимкулов һөнәри иҗат юлын 1954 елда, ТАССР дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә башлый. Алдагы иҗади тормышы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән бәйле, 1979 елга кадәр шунда эшли. 1960-61 елларда Алма-Ата филармониясендә эшләп ала.

Габдулла Рәхимкулов гомеренең ахыргы көннәренә кадәр сәхнәдә җырлаудан туктамый. 1997 елның 3 октябрендә ул Казанның Зур консерватория залында симфоник оркестрга кушылып соңгы чыгышын ясый.

9 октябрь көнне Габдулла Рәхимкулов иртәнге сәгать унда Татарстан мәдәният министрына кереп сөйләшеп чыга, ә көндезге сәгать өчтә йөрәк өянәгеннән үлә.[3]

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970 елда аңа Татарстанның атказанган артисты, 1996 елда, иҗат әһелләренең һәм гади җыр сөючеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп, Татарстанның халык артисты исеме кушыла.

Башкарылган җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

• Габдулла Рәхимкулов халык җырларын һәм татар композиторларының җырларын башкарып популярлык казана. Композитор Сара Садыйкова махсус аның тавышына язган «Бер гүзәлен сагынам Чишмәнең», «Арча кичләре», «Балкый Шәйморза утлары», «Кайтыгыз, торналар», «Керфегеңә тамармын мин» җырлары аеруча уңышлы булып чыкты.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]