Фәрит Шиһапов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрит Шиһапов latin yazuında])
Фәрит Шиһапов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Фәрит Зөфәр улы Шиһапов

Туу көне

5 август 1951(1951-08-05)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Карамалы

Үлү көне

2 декабрь 2020(2020-12-02)

Үлү урыны

РФ, ТР, Казан

Эшчәнлек еллары

1971—2020

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

трубада уйнаучы, педагог

Кораллар

труба, тынлы уен кораллары

Коллективлар

ТДОБТ, брасс-квинтет
Казан консерваториясе

Хезмәттәшлек

Әлмәт театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле
Татар дәүләт филармониясе

Бүләкләр

Татарстанның халык артисты

Милләт

татар

Фәрит Шиһапов, Фәрит Зөфәр улы Шиһапов (1951 елның 5 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Карамалы2020 елның 2 декабре, РФ, ТР, Казан) — музыкант (трубада уйнаучы, концертмейстер), Татарстанның мәдәният эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә симфоник оркестр директоры (19992001 елларда), Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры урынбасары (20012002 елларда), Әлмәт татар драма театры директоры (20022004 елларда), Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры урынбасары (20052007 елларда), «Яңа музыка» ансамбле директоры һәм Софья Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге директоры в. в. б. (20072011 елларда), Казан дәүләт консерваториясе доценты. ТАССР атказанган (1987) һәм ТР халык (1995) артисты[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1951 елның 5 августында Татарстан АССР Сарман районы Карамалы авылында күп балалы эшче гаиләсендә туган. Музыкага мәхәббәт моңлы тавышлы әнисеннән килә. 19581963 елларда Сарман урта мәктәбендә, 19641966 елларда Җәлил (1964 елның 25 мартыннан бистә, 1968 елның 27 июненнән эшчеләр бистәсе) урта мәктәбендә укый. Мәктәптә укыганда тынлы оркестрда уйный башлый. 8нче сыйныфны тәмамлагач, 19661970 елларда Әлмәт музыка укуханәсендә (1964-2007 елларда укуханә, 2007 елдан көллият) укый (ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре Ренат Шаһиев классы). «Трубачы –концертмейстер» белгечлеге буенча Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (1975), Мәскәү консерваториясе каршында аспирантура тәмамлаган. 19761977 елларда Куйбышев хәрби округы Җыр һәм бию ансамбленең хәрби оркестрында хәрби хезмәттә була. 19801981 елларда ССРБ Кораллы Көчләренең Үзәк төркеме оркестрында (Чехословакия, Миловица) уйный.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19711995 елларда (өзеклек белән) Муса җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры оркестрында труба төркеме концертмейстеры. Аның җитәкчелегендә театрда брасс-квинтет оеша, Казанда һәм чит илләрдә гастрольләрдә була. Ф. Шиһапов «Праһа язы» халыкара конкурсында (1973), Башкаручыларның бөтенсоюз конкурсында (Таллин, 1980), тынлы уен кораллары ансамбльләренең бөтенсоюз конкурсында (1989) катнаша.

19781979 елларда Кабарда-Балкар музыка театрында оркестр артисты һәм концертмейстер.

19962001 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Дәүләт симфоник оркестрында: артист, дирижер, 1999 елдан оркестр директоры.

2001-2002 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары.

20022004 елларда Әлмәт татар драма театры директоры. Әлмәт шәһәренең 50 еллыгына, Татарстан нефтеның 60 еллыгына багышлап, Татарстанның Кама аръягы театр фестивален уздыру инициативасы белән чыга. 2003 елның декабрендә узган 1нче фестиваль Шамил Бикчуринның беренче нефтьчеләр тормышына багышланган «Тальян моңы» спектакле белән ачыла[2]. Фестивальдә Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә, Түбән Кама, Туймазы шәһәрләреннән татар һәм рус театр коллективлары катнаша. 2004 елда Әлмәт театрының 60 еллыгына багышлап, 2нче фестиваль уздырыла. 2004 елда Тукай бүләге лауреаты Дамирә Кузаевага багышлап, «Йолдызлардан мине эзләгез» театр фестивале оештыра, фестиваль актрисаның туган ягы — Пермь өлкәсе Барда районында уза.

20052007 елларда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры урынбасары.

2007-2011 елларда «Яңа музыка» ансамбле директоры һәм Софья Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге директоры в. в. б..

1996 елдан Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укыта: 1996-1998 елларда камера ансамбле курсын, 2007 елдан труба һәм тынлы уен кораллары оркестры курсларын алып бара[3].

2020 елның 2 декабрендә 69 яшендә вафат[4][5].

Бүләкләре, матаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, ике баласы бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 274нче бит
  2. Әлмәт татар театры. kino-teatr.ru(рус.)
  3. А. Латочкина. Шигапов Фарид Зуфарович. 2017 елның 30 июнь көнендә архивланган. Казанский театральный музей(рус.)
  4. Тирән кайгы. Әлмәт театрының instagram аккаунты, 2.12.2020
  5. Татарстанның халык артисты Фәрит Шиһапов вафат. Азатлык радиосы, 2.12.2020

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2000, 233нче бит.
  2. Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: «Яз», 2017, 347нче бит. ISBN 978-5-9500696-1-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]