Ләлә Миңнуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләлә Миңнуллина latin yazuında])
Ләлә Миңнуллина
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Ләлә Рафаил кызы Гыйләҗева

Туу датасы:

21 август 1952(1952-08-21) (71 яшь)

Туу җире:

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1974 — х. в.

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның халык артисты

Яшәгән урын

Профессора Камая улица[d], Казан[1]

Ләлә Миңнуллина, Ләлә Рафаил кызы Миңнуллина (кыз фамилиясе Гыйләҗева, 1952 елның 21 августы, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма актрисасы, Тинчурин театры артисты (1974 елдан, өзеклекләр белән). Татарстанның халык артисты (1999).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1952 елның 21 августында Казанда татар бистәсендә туган. Казан театр укуханәсен тәмамлаган (Марсель Сәлимҗанов курсы, 1974). Курсташлары — Рузия Мотыйгуллина, Алсу Гайнуллина, Фирая Әкбәрова, Зөлфирә Зарипова.

1974 елдан Республика күчмә театрында (1988 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) хезмәт итә. Режиссерлар Равил Тумашев, Рәфкать Бикчәнтәев, Рәшит Заһидуллин белән эшли. Спектакльләрдә тапшырылган рольләрне ихлас, табигый уйнавы белән тамашачы ихтирамын яулый. Әнисе каты авыру сәбәпле, 19751976 елларда театрдан китеп торырга туры килә. 1985 елда театрдан икенче мәртәбә китеп тора. Театрдан аерылган вакытта хат ташучы була, балалар бакчасында, «Теплоконтроль» заводында эшли.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Репертуарында 30дан артык роле бар. Яратып башкарган рольләре: Туфан Миңнуллинның «Кырларым, тугайларым» әсәре буенча куелган спектакльдә Мөслимә роле, Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча куелган спектакльдә Галимә роле[2].

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызы Айгөл, табибә, медицина көллияте укытучысы. Оныгы Камилә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://juteli.info/kazan
  2. Люция Хәбибуллина. Сәхнә яшәтә дә, яшәртә дә. 2016 елның 19 август көнендә архивланган. «Шәһри Казан», 30.08.2012
  3. Признание заслуг. 2022 елның 17 май көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 14.11.2013

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Август аенда кабынган йолдызлар. Ләлә Миңнуллина. «Сөембикә», 2017 ел, август, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]