Празат Исәнбәт
Празат Исәнбәт | |
---|---|
Туган | 9 октябрь 1927 Уфа |
Үлгән | 15 декабрь 2001 (74 яшь) |
Яшәгән урын | Татарстан урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ата-ана |
|
Празат Исәнбәт — татар режиссеры.
Тәрҗемәи хәл
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Празат Исәнбәт 1927 елның 9 октябрендә Уфа шәһәрендә танылган татар язучысы Нәкый Исәнбәт гаиләсендә туа. 1944-1949 елларда Мәскәү театр институтында актер һәм режиссер факультетларында белем ала.
1965-1998 елларда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында режиссер. Режиссер буларак ул җитмештән артык татар, рус, чит ил драматургларның әсәрләрен сәхнәгә куйды: Нәкый Исәнбәтнең “Муса Җәлил” һәм “Гөлҗамал” пьесалары, Гильерме Фигейредоның “Эзоп”, Жан-Батист Мольерның “Тартюф”, Шекспирның “Мера за меру”, Шәриф Камалның “Акчарлаклар” , Г.Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми?”, Галиәсгар Камалның “Банкрот”, “Бәхетсез егет”, Фәтхи Бурнашның “Таһир-Зөһрә”, “Яшь йөрәкләр”, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” һ.б. шундый зур күләмле әсәрләре аша Празат Исәнбәт татар театры тарихында җуелмас эз калдыра.
1958—61 елларда Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студиядә, 1983—86 елларда — Казан мәдәният һәм сәнгать институтында укыта. Укучылары арасында Ирек Баһманов, Мансур Шиһапов, Наилә Гәрәева.
Соңгы елларда режиссер Гаяз Исхакыйның әсәрләрен сәхнәгә кайтару эше белән шөгыльләнгән («Зөләйха», «Җан Баевич» һ.б.)
Празат Исәнбәт 2001 елның 15 декабрендә вафат була.[2]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Р.Р. Солтанова (төз.). «Празат Исәнбәт. Сәнгатькә багышланган гомер». Казан, 2007.
- Энциклопедия Башкортостан