Ильяс Айдаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ильяс Айдаров latin yazuında])
Ильяс Айдаров
И.Айдаров.jpg
Туган телдә исем Ильяс Сәйяр улы Айдаров
Туган 29 гыйнвар 1956(1956-01-29) (67 яшь)
Казан
Яшәгән урын Җиңү проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ


РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Мәскәү мигъмарият институты[d]
Һөнәре рәссам
Җефет I-? II-Полина Сергей кызы, укытучы
Балалар кызлары Алисә (1982), Анжела (1991);
уллары Эмиль (2005), Даниель, Феликс [2]
Ата-ана
  • Сәйяр Айдаров, архитектура профессоры (әти)
  • Люция Хөсәен кызы, медицина институты мөгаллиме (әни)
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2013)
Сайт www.aidarovart.narod.ru

Ильяс Айдаров (Ильяс Сәйяр улы Айдаров) – рәссам, Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2005), Россия сәнгать академиясенең хокукый әгъзасы, халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе шәрәфле әгъзасы. Тукай премиясе лауреаты (2013).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елның 29 гыйнваренда Казанда мигъмарчы Сәйяр Айдаров гаиләсендә туган. Бабасы Ситдыйк Айдаров – драма театры артисты, әбисе Галия Кайбицкая – опера җырчысы, ТАССР халык артисты, үги бабасы Ильяс Әүхәдиев – музыкант.
Мәскәү архитектура институтын (МАРХИ) тәмамлаган.
1985-1995 «Правда», «Молодая Гвардия», «Красная Звезда» нәшриятларында (Мәскәү) китапларга иллюстрацияләр ясый (А. Дюма, М. Алданов, Б. Шоу, Д. Френсис), «Огонёк», «Смена», «Вокруг Света», «Искатель», «Подвиг», «Крестьянка», «Красная Звезда», «Пограничник», «Советский Воин» журналлары белән хезмәттәшлек итә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пьер Карден белән
«Иске Казан күренеше»
Ильяс Айдаров

И. Айдаров төрле жанрларда (сынлы сәнгать, графика) һәм техникада (майлы буяу, акварель) иҗат итүче күпкырлы иҗат кешесе. Аның рәсемнәрендә тормыш шатлыгы, табигать көче, иҗтиһад энергиясе тоемлана. Тормышчанлык белән уйлап чыгару бергә кушыла. Портретлары гади түгел, ә төрле холыклы шәхесләр (Минтимер Шәймиев, Ю. Лужков, А. Чубайс, Алла Пугачёва, Кристина Орбакайте, В. Добрынин, М. Звездинский, Т. Овсиенко, Л. Лещенко, В. Винокур, Валерий Леонтьев, Пьер Карден, Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Галия Кайбицкая, Ильяс Әүхәдиев һ.б.) турында сөйләүче новеллага әйләнә. 1980 еллар башыннан Мәскәү, Мәскәү өлкәсе , төбәкара, республика һәм Европа, Азия, Американың күп илләрендә узган халыкара күргәзмәләрдә даими катнаша.

  • 1983 ССРБ архитекторлар берлеге әгъзасы.
  • 1985 ЮНЕСКО рәссамнары халыкара федерациясе әгъзасы
  • 2004 ТР рәссамнар берлеге әгъзасы
  • 2006 Россия рәссамнары берлеге (МОСХ) әгъзасы
  • 2006 Мәскәү рәссамнары берлеге (МСХ) әгъзасы

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия сәнгать академиясе хокукый әгъзасы
  • Россиянең атказанган рәссамы
  • ТР халык рәссамы
  • ТР атказанган рәссамы
  • ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2005)
  • Халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе шәрәфле әгъзасы
  • Хәйриячелек халыкара академиясе шәрәфле әгъзасы
  • II халыкара сәнгать фестивале (Мәскәү) җиңүчесе
  • 2007 «Рухи берлек өчен» медале (Россия мөфтиләр шурасы) — «Россия мәчетләре» шәлкеме өчен
  • 2008 II дәрәҗә «Әл-Фәхр» шәрәфле ордены
  • 2013 Тукай премиясеТукайга багышланган рәсемнәре өчен

Хезмәтләре саклана[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ильяс Айдаров, космоста шәхси күргәзмәсен оештырган беренче рәссам буларак (2002, кораб командиры – Россия Каһарманы Сергей Залетин), исеме «Гинесс рекордлар китабы»на (Россия бүлекчәсе) кертелгән рәссам.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсемнәрен карарга

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]