Зөфәр Галиуллин
Зөфәр Галиуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Зөфәр Шәйдулла улы Галиуллин |
Туган | 1 гыйнвар 1957 (67 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР → РФ |
Әлма-матер | Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Мир-Гарәп мәдрәсәсе[d], Iraqi University[d] һәм Россия ислам институты |
Һөнәре | мөфти |
Эш бирүче | Татарстан (телерадиокомпания), һөнәри-техника укуханәсе, Уренгой — Помары — Ужгород[d], әл Мәрҗани мәчете, Bornay mäçete, Кол Шәриф мәчете һәм Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте |
Бүләк һәм премияләре |
Зөфәр Галиуллин, Зөфәр Шәйдулла улы Галиуллин (1957 елның 1 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― дин эшлеклесе, мөфти, Россия Үзәк Диния нәзарәте составындагы Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк дини идарәсе (Вятка мөфтияте) рәисе (2013 елдан).[1] Колшәриф мәчетенең беренче сайлап куелган имамы (1997―2010). Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2012).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1957 елның 1 гыйнварында Казанда туган.
1974 елдан 1977 елга кадәр «Теплоконтроль» заводында механик җыю эшләре слесаре булып эшләгән.
1977 елдан 1981 елга кадәр Казан дәүләт мәдәният институтының мәдәни-агарту факультетында укыган, аны тәмамлаганнан соң, Казан телевидениесендә эшләгән.
1984 елдан СПТУ-11дә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән.
1987 елдан «Уренгой-Помары-Ужгород» газүткәргечен салуда эшләгән.
1988 елдан Казанның «Әл-Мәрҗани» мәчетендә казначы булып эшләгән. 1989 елда Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны уздыру өчен җаваплы була.
1989 елдан 1992 елга кадәр Бохара шәһәрендә «Мир-Гарәп» мәдрәсәсендә укыган.
Югары мөфти Тәлгать Таҗетдин билгеләве буенча, [2] 1992 елдан Казанның «Борнай» мәчетендә имам-хатыйб булып эшләгән.
1994-1997 елларда Багдад шәһәрендә (Гыйрак) Ислам университетында укый.
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Имам Зөфәр хәзрәт Галиулла Колшәриф мәчете диварларына Коръән аятьләрен уеп яза. 09.10.2006. |
1997 елда Казан имамнары тарафыннан, төзелеп килүче «Кол Шәриф» мәчете имамы итеп сайлана, анда 2010 елга кадәр эшли.[3]
Унике ел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы составына керә, анда көч структуралары белән элемтә өчен җаваплы була. Казан шәһәренең 18нче колониясендә укыта.
2007-2011 елларда Казандагы Россия Ислам университетының теология бүлегендә укый.
2011 елда Татарстан Республикасы мөфтиен сайлауда кандидат була (мөфти итеп Илдус Фәизов сайлана). [4]
2013 елның 29 сентябреннән – Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк дини идарәсе (Вятка мөфтияте) рәисе итеп сайлана (үз теләге белән вазыйфасыннан киткән Габденнур Сәлим улы Камалетдин урынына). [5]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- «Иман һәм Игелек өчен» медале
- 2012 – Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (Кол Шәриф мәчетенең архитекторлар төркеме белән бергә) ― «Кол Шәриф мәчете» архитектура комплексын иҗат иткән өчен (иҗат төркеме эчендә)[6][4]
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өйләнгән. Өч бала тәрбияли.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ РДУМ Кировской области. ЦДУМ России
- ↑ Муфтий Кировской области Зуфар Галиуллин. ЦДУМ России
- ↑ Азат Шаймарданов. Зуфар Галиуллин: Необходимо скорее возобновить работу мечети Кул Шариф. Исламский портал, 8.02.2013(рус.)
- ↑ 4,0 4,1 Вятский муфтий ушел в отставку. Кировский городской портал Кировнет.ру, 30.09.2013(рус.)
- ↑ Евгений Рыков. В Кировской области появился новый муфтий. ВяткаКиров.RU, 30.09.2013(рус.)
- ↑ 2012 елда Тукай премиясен Кол Шәриф архитекторлары гына алачак
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Муфтий Кировской области Зуфар Галиуллин. ЦДУМ России(рус.)
2010 — 2020 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
---|---|
2011 ел | |
2012 ел |
Кол Шәриф мәчете архитекторлары: Зөфәр Галиуллин • Андрей Головин • Альбина Даишева • Рөстәм Зәбиров • Зөфәр Садыйков • Айвар Саттаров • Искәндәр Сәйфуллин • Сергей Шәкүров |
2013 ел | |
2014 ел | |
2015 ел | |
2016 ел | |
2017 ел | |
2018 ел | |
2019 ел | |
2020 ел |
Лирон Хәмидуллин • Денис Осокин • Идрис Газиев • Иҗади төркем (Гөлнара Гатина • Юрий Александров • Виктор Герасименко • Ренат Салаватов) |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |
- 1 гыйнвар көнне туганнар
- 1957 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казанда туганнар
- Тукай премиясе лауреатлары
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар
- Россия ислам институтын (Казан) тәмамлаучылар
- Мир-Гарәп мәдрәсәсен тәмамлаучылар
- Татар дин әһелләре
- Ислам дине әһелләре
- Мөфтиләр