Эчтәлеккә күчү

Идел буенда Исламның кабул ителүенең 1100 еллыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идел буенда Исламның кабул ителүенең 1100 еллыгы latin yazuında])

Идел буенда исламның кабул ителүенең 1100 еллыгы — Идел буе Болгары дәүләтенең Ислам динен рәсми кабул итүенең 1100 еллык юбилее белән бәйле Россиядә 2022 елда төрле бәйрәм чаралары. 1989 елда ислам динен кабул итүнең һиҗри календарь белән санап 1100 еллыгы бәйрәм ителгән иде, 2022 елда бу юбилей Милади календарь нигезендә бәйрәм ителә.

1989 елның 22 августында Казанда һиҗри буенча Идел буенда Исламның кабул ителүенең 1100 еллыгы бәйрәм ителә. Төп чаралар Үзәк стадионда уза, Ленин районында Болгар мәчетенә нигез ташы салына.

Казанның Үзәк стадионында режиссер Дамир Сираҗиев махсус лазер-шоулы тамаша — «Мәһди» фолк-рок-операсын куя. Жанры буенча рок-опера, музыкасын композитор Мәсгудә Шәмсетдинова язган, төп партияне җырчы Альберт Әсәдуллин башкарган. Бу эш мөфти Тәлгать Таҗетдин фатихасы белән башкарыла.[1]

Болгар дәүләтенең ислам кабул итүенә зурлап билгеләп үтү турында 2021 елның ноябрендә Русия президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин әйткән иде. Путин бу тәкъдим белән килеште һәм юбилейны "дәүләт дәрәҗәсендә" уздыруның хуплады һәм оештыру комитеты билгеләргә кирәк диде.

Юбилейның оештыру комитеты җитәкчесе — Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин. Республиканың оештыру комитетын Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Юбилейның төп чаралары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. ↑ https://gorodskoyportal.ru/kazan/news/news/79660739/ «Театрны бинага куып кертү – кыргыйлык формасы», яки Татарча оpen-air тарихына караш. Салават Камалетдинов, Владимир Васильев, Регина Хәбибуллина. 18.08.2022