Тәлгать Галиуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәлгать Галиуллин latin yazuında])
(Тәлгат Галиуллин битеннән юнәлтелде)
Тәлгат Галиуллин
Туган телдә исем Тәлгат Нәби улы Галиуллин
Туган 22 июль 1938(1938-07-22) (85 яшь)
Татарстан АССР, Октябрь районы Кычытканлы авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре әдәбият галиме
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты, Алабуга дәүләт педагогика университеты, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Русия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге
Җефет 1нче никахы Галия
Балалар уллары Илшат, Булат
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
«Хөрмәт Билгесе» ордены Дуслык ордены (РФ)
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

 Тәлгат Галиуллин Викиҗыентыкта

Тәлгат Нәби улы Галиуллинтатар әдәбият тәнкыйтьчесе, әдәбият галиме, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1972). ТР ФА мөхбир-әгъзасы (1998), РФ Гуманитар академиясенең хакыйкый әгъзасы. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1993). Кол Гали, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләр, Тукай премиясе (2019) лауреаты. Татарстанның халык язучысы (2023).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1938 елның 22 июлендә Татарстан АССРның Октябрь (1997 елдан Татарстанның Норлат) районы Кычытканлы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Авылдагы сигезьеллык мәктәпне, аннан күрше авыл Әлмәттә (Яңа Әлмәт) унъеллыкны тәмамлаганнан соң, бер ел Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск шәһәрендә әлүмин заводында электролизчы булып эшли. 1956 елда Казанга килеп КДУның тарих-филология факультетына укырга керә, аны тәмамлагач, 1961-1962 елларда шул ук факультетның татар теле кафедрасында ассистент булып эшли. 1962 елның маеннан 1965 елга кадәр СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече гыйльми хезмәткәр вазифасын үти. 1965 елда Тәлгать Галиуллинны Алабуга педагогика институтына күчерәләр. Анда аңа татар һәм рус әдәбияты буенча лекцияләр уку тапшырыла. Укыту белән бергә, 1967 елдан 1971 елга кадәр институтның укыту һәм фәнни эшләре буенча проректор хезмәтен дә башкара. 1970 елда, “Хәзерге татар поэзиясе һәм халык иҗаты” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, аңа доцент исеме бирелә. 1971 елдан Тәлгат Галиуллин – Алабуга педагогия институтының ректоры. 1980 елда Чаллы язучылар оешмасын оештыруда катнаша. 1986 елда ул Казанга кайта. 1986-1988 елларда Казан дәүләт педагогия институтының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында профессор. 1988 елда Казан дәүләт университетына эшкә алына. 1989 елда аңа татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын оештыру эше йөкләнә. 11 ел факультет деканы һәм 1991-2015 елларда татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасының мөдире[1].

1981 елда Тәлгат Галиуллин “1917-1941 елларда татар совет поэзиясендә социалистик реализм методының урнашуы һәм үсүе” дигән тема буенча докторлык диссертациясе яклый, 1983 елда профессор дәрәҗәсен ала.

Тәнкыйтьче буларак, Тәлгат Галиуллинның исеме матбугатта 60нчы уртасында күренә башлый. Аның Сибгат Хәким поэзиясендә халык авыз иҗаты традицияләре чагылышын өйрәнүгә багышланган беренче җитди мәкаләсе 1964 елда “Казан утлары” (№2) журналында басыла. Аннары шул ук журнал битләрендә бер-бер артлы “Балладаларыбыз турында”, “Поэманың барыр юллары”, “Шигъри ачышлар һәм югалтулар аша” кебек теоретик күзәтүләргә бай, авторның гражданлык пафосы белән өртелгән мәкаләләре дөнья күрә. 1960-еллар һәм 1970-еллар башы татар поэзиясенең төп үсеш тенденцияләрен өйрәнүгә багышланган бу тикшеренүләр соңыннан “Яңа үрләр яулаганда” һәм “Еллар юлга чакыра” исемле аерым җыентыкларында басыла.

1970-елларда Тәлгат Галиуллин үзенең гыйльми һәм тәнкыйть эшчәнлегендә төп игътибарны татар совет поэзиясенең сугышка кадәрге чорын өйрәнүгә юнәлтә.

Үткән мирасны җентекле тикшерү белән бергә, Тәлгат Галиуллин бүгенге әдәби процесстан да читләшми. 1982 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Безнең заман – үзе җыр” дигән китабы нәкъ менә бүгенге көн татар поэзиясенең торышы-үсеше мәсьәләләренә багышланган.

1972 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Татарстан китап нәшриятында язучының роман, повесть, бәяннары, тәнкыйть мәкаләләре тупланган ун томлык «Әсәрләр» җыентыгы басылып чыккан (төзүчесе Фәүзия Солтан)[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Тәлгат Галиуллин темасы буенча бит бар