Владимир Попов
Владимир Попов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Владимир Александрович Попов |
Туган | 24 июнь 1924 (98 яшь) Мариуполь, Украина ССР, ССРБ |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | ![]() |
Әлма-матер | Казан сынлы сәнгать укуханәсе |
Һөнәре | рәссам |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Владимир Попов (Владимир Александрович Попов) – нәкышче рәссам, Тукай бүләге иясе. Россиянең атказанган рәссамы (2003), Татарстан АССРның халык рәссамы(1986), Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1975).ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1961).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1924 елның 24 июнендә Украина ССРның Мариуполь округы Мариуполь шәһәрендә хәрби гаиләдә туган. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Кызыл Йолдыз ордены, ике II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.[1] 1947 елдан Казанда. 1951 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. 1955 ел дан бөтенрусия, 1963 елдан чит ил күргәзмәләрендә катнаша:
- 1955- «Алтай. Чирәм җир» (Мәскәүдә бөтенрусия күргәзмәсе)
- 1958- “Манёврларда” ( Мәскәүдә бөтенсоюз күргәзмәсе)
- 1963- “Трассалар” (Корея республикасында халыкара күргәзмә)
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Башлангыч чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Уку йортын тәмамлагач, үзен барлык жанрларда да сынап карый. “Барлык гасырлар һәм халыкларның дини мигъмарияте” шәлкемен башлап җибәрә. Христиан сәнгате өчен ССРБ ның төньягына бара. Кижи, Псков, Соловки, Архангельск,Онега, Бөек Новгородтагы чиркәүләрне ясый. Ислам сәнгате өчен Урта Азиягә бара. Хивә, Бохарадагы тарихи корылмаларны ясый. Үзенең 70 яшенә күргәзмәсен әзерли.[2]
Ислам каллиграфиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Иҗатында кискен үзгәреш ясауга Казан университеты профессоры Покровскийның китабы этәргеч була. Анда инкыйлабка кадәр яшәгән каллиграфларның 120 эше тупланган була. Үзен шушы юнәлештә сынап карарга тели. Коръән сатып ала, үзлегеннән гарәпчә укырга өйрәнә. Нәҗип Нәкъкашны үзенең остазы дип саный. Шәкерте – Гөлназ Исмәгыйлева.
- Владимир Попов – Татарстанда хәзерге ислам сынлы сәнгатенең үрнәкләрендә эшләүче, аны төрле бизәкләр белән баетучы
рус милләтеннән булган бердәнбер рәссам. Татар сынлы сәнгате өчен – көтелмәгән зур ачыш, аны халыкара танылуга алып чыгучы яңа агым. 2000 елда Тәһранда үткән VIII Коръән һәм каллиграфия күргәзмәсендә көмеш медаль яулый һәм алтын хәрефле Корьән белән бүләкләнә.[3]
- Ярты гасыр дәвамында акварель белән рәсем ясаучы, график, каллиграф буларак Татарстан сынлы сәнгатенә зур өлеш кертте.
Соңгы 20 елда Шәрык каллиграфиясе сәнгате белән шөгыльләнә: шамаилләр, тугралар, каллиграфияле нәкышләр төзи.[4]
- В.А. Попов “Россиянең дини мигъмарияте”, “Татарстанның изге урыннары” шәлкемнәрен ясады, соңгы 15 елда 500 дән артык тугра,
шамаилләр төзеде.[3] “Аллаһ”(2000), “Мөхәммәд пәйгамбәр”(2001) эше, “Аллаһыга дан” (2001), “Шаһәдәтнамә” (2001), “Кәгъбә” шамаилләре рәссамның графика остасы булуын раслый.[5]
Каллиграфия тынычлык яклы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халыкара “Каллиграфия тынычлык яклы” күчмә күргәзмәсенә дә зур өлеш кертә. В.А. Попов белән бергә күргәзмәгә Джозеф Чечвурд (Яңа Зеландия), Исмәт Кетен (Төркия), Мөхәммәд Кармад һәм Хәсән Мәгри (Марокко), Гөлназ Исмәгыйлова һ.б. каллиграфлар да кушылды. Күргәзмә Әнкарада, Рабат, Фес (Марокко), Амман (Иордания), Казанда, Минскида, Гомельдә, Витебскида уздырылды.
2000 елда шәхси күргәзмәсе Мәскәүдә Көнчыгыш музеенда, Мисырның мәдәни үзәгендә Һәм Россиянең Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәтендә үтә.
- Рәссамның 100 дән артык эше Татарстанның Милли музеенда, Мәскәүдә дәүләт көнчыгыш музеенда, Мисыр
илчелегендә, Иран президенты милкендә, төрле музейларда, көнбатыш һәм шәрык илләрендә шәхси тупланмаларда саклана.
Харис Якупов: “Владимир Поповның сәнгате беркемнекенә дә охшамаган, уникаль сәнгать “
Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2014) – каллиграфияле композиция шәкелләре өчен.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Расиха Фәизова.Феномен. «Безнең мирас», 2014, № 7,108 бит.
- С. М. Червонная. „Современное исламское искусство народов России“, М., 2008.
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- В.А. Попов белән КФУ да иҗади очрашу: http://art16.ru/reportage/2012/09/25/tvorcheskaya-vstrecha-s-popovym-vladimirom-aleksandrovichem
- Күргәзмәсе :http://art16.ru/reportage/2014/03/22/vystavka-vladimira-popova-na-soiskanie-gosudarstvennoy-premii-imengabdully-tu(үле сылтама)
Сайты: http://vladimir-popov.ru/ 2014 елның 12 август көнендә архивланган.
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ http://www.kremnik.ru/node/423101
- ↑ http://dakazan.ru/2010-12-01/vladimir-popov-v-kalligrafii-ya-uvidel-muzyku-foto/
- ↑ 3,0 3,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2014-08-12, retrieved 2014-08-12
- ↑ http://www.gabdullatukay.ru/rus/index.php?option=com_content&task=view&id=1437&Itemid=76
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-08-12