Владимир Горшков (1949)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Горшков (1949) latin yazuında])
Владимир Горшков
Туган телдә исем рус. Владимир Николаевич Горшков
Туган 26 сентябрь 1949(1949-09-26)
СССР, РСФСР, Куйбышев өлкәсе, Куйбышев
Үлгән 12 август 2012(2012-08-12) (62 яшь)
РФ, ТР, Казан
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре балет артисты, театр белгече, педагог
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган сәнгать эшлеклесе – 1993РФ атказанган мәдәният хезмәткәре - 2011

Владимир Горшков, Владимир Николай улы Горшков (рус. Владимир Николаевич Горшков; 1949 елның 26 сентябре, СССР, РСФСР, Куйбышев өлкәсе, Куйбышев2012 елның 12 августы, РФ, ТР, Казан) ― балет артисты, театр белгече һәм тәнкыйтьчесе, язучы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография факультеты деканы һәм кафедра мөдире (2006―2012), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2011).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елның 26 сентябрендә Куйбышев (1991 елдан Самар) шәһәрендә туган. Гаилә Новокуйбышевскида яшәгәндә, шәһәр Мәдәният йортында Самар опера һәм балет театры[d] П. И. Чайковскийның «Щелкунчик» балетын алып килеп күрсәтә, театрның матурлыгы һәм классик балет биюләре белән соклану үсмер күңелендә балетка гомерлек мәхәббәт уята. Шәһәрдә студиягә йөргән усмер Минскида урнашкан хореография училищесын[d] (1995 елдан Беларусия дәүләт хореография гимназия-көллияте) тәмамлый һәм Фрунзе шәһәренең опера һәм балет театрында[d] эшли башлый. Театрда эшләү белән бервакытта А. В. Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтына (ГИТИС) укырга керә. 1975 елда беренче тапкыр Казанга килә һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры коллективына кушыла, балет спектакльләрендә катнаша («Сестра Керри», «Шүрәле» һ. б.). 1980 елдан, дипломлы театр белгече буларак, Казан дәүләт мәдәният институтында укыта башлый. 1984 елда балет артисты карьерасын тәмамлап, КДМИда педагоглык белән генә шөгыльләнә. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында: 2000 елдан хореография кафедрасы мөдире, 2006 елдан хореография факультеты деканы. Институтта 32 ел эшләү дәверендә аның йөзләгән укучысы профессиональ җыр һәм бию ансамбльләрен тулыландыра, балалар һәм өлкәннәр иҗади коллективлары җитәкчеләре була, дистәләгән шәкерте Россия, Татарстан, Чуашстан, Удмуртия, Марий Эл, Мордовия, Башкортстанның мактаулы исемнәренә ия, ил хореография сәнгате һәм мәгарифенең чит илләрдәге лаеклы вәкиле булып тора.

Югары Ослан районы Куралово авылы Кече сәнгать мәктәбенең хореография студиясе белән җитәкчелек иткән. [1]

В. Н. Горшков ― хореография сәнгате мәсьәләләре буенча фәнни һәм публицистик хезмәтләр, шул исәптән «Рудольф Нуриев: язмыш һәм бию» (рус. Рудольф Нуриев: судьба и танец), «Балетмейстер Гай Таһиров» (рус. Балетмейстер Гай Тагиров), «Нинель Юлтыева: бер гомердә йөз гомер» (рус. Нинель Юлтыева:сотни жизней в одной) китаплары, «Татар балеты солистлары» (рус. Солисты татарского балета, 2000) очерклар җыентыгы [2] авторы.

2012 елның 12 августында вафат.[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • В. Н. Горшковның исеме «Татарстан сәнгатенең күренекле эшлеклеләре» (рус. Выдающиеся деятели искусств Татарстана) энциклопедиясенә кертелгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Марина Горшкова. Историк танца. «Казань», 2023, май, С.84-87.(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]