Каюм Поздняков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каюм Поздняков latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Каюм Поздняков
Туган 1897
Кече Татар Карае, Төмән өязе[d], Тамбу губернасы, Русия империясе
Үлгән 7 әприл 1960(1960-04-07)
Казан, РСФСҖ, ССҖБ
Әлма-матер С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d]
Һөнәре кинорежиссёр

Каюм Поздняков (Каюм Хөсәен улы Поздняков, 1897, Кече Татар Карае, Төмән өязе[d], Тамбу губернасы, Русия империясе7 әприл 1960(1960-04-07), Казан, РСФСҖ, ССҖБ) — кино режиссёры, актер. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957). Беренче татар кинематографчыларыннан берсе, «Булат батыр» (1927), «Койрыклы йолдыз» (1929), «Татарстан — дүрт елга иле» (1930) фильмнарын төшерүдә режиссёр ассистенты буларак катнаша; шуннан тыш, беренче чирмеш фильмын («Мари-Кужэр») төшерүдә катнаша.[1] 1930 елдан «Востоккино»ның татар бүлегендә, соңыннан Казан кинохроника студиясендә. Документаль фильмнар төшерә. 1954 елдан Свердлау фәнни-популяр фильмнар киностудиясендә «Тугрылыкка сынау» («Испытание на верность»), «Кигәвен» («Овод»), «Педагогик поэма» («Педагогическая поэма»), «Явыз җилләр» («Вихри враждебные»), «Кырык беренче» («Сорок первый»), «Солдат турында баллада» («Баллада о солдате») һ.б. нәфис фильмнарның татар, башкорт, чирмеш телләренә дубляжлары режиссёры.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]