Кече Татар Карае

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кече Татар Карае latin yazuında])
Кече Татар Карае
Ил Русия
Республика Мордовия
Район Темников районы
Халык саны 231 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча топонимы Малое Татарское Караево

Кече Татар Карае (рус. Малое Татарское Караево) — Мордовиянең Темников районына керүче татар авылы. Рәсми рәвештә авылга нигезне зуртатаркарайлылар 19 гасырда салган дип санала.

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл атамасы авыл хуҗасы булып торган йомышлы татар Акчура Караевтан (Акчура Карайдан) килеп чыккан.

Бу тирәдә Карайлар өчәү – Бәләкәй Татар Карае, Рус Карае һәм Зур Татар Карае. Бәләкәй Татар Карае русныкы белән кушылып беткән, дияргә була, алар картада да бер авыл итеп күрсәтелгән. Ә менә Зур Татар Караен рус авылыннан тирән чокыр аерып тора, мәчете дә бар.

Төп фамилияләр Поздняковлар, шулай ук Ялышев, Кичемасов, Чекашевлар.

Бу авылдан беренче татар кинорежиссеры Каюм Поздняков чыккан.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]