Харис Салихҗан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Харис Салихҗан latin yazuında])
Харис Салихҗан
Туган телдә исем Салихов Харис Салихҗан улы
Туган 30 июль 1927(1927-07-30) (96 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Балтач районы (Татарстан), Чутай
Яшәгән урын Эшче яшьләр урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре дин әһеле
Җефет Таңсылу
Балалар улы Илдар
кызы Фәридә
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы һәм Венская наступательная операция[d]
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2017)
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены

 Харис Салихҗан Викиҗыентыкта

Харис Салихҗан, Харис Салихҗан улы Салихов (1927 елның 30 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Чутай) — татар дин эшлеклесе. Бөек Ватан сугышы ветераны. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2017).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салихов Харис Салихҗан улы 1927 елның 30 июлендә Балтач районының Чутай авылында туган. Чутай мәктәбендә җиде сыйныф белем ала. 1942-1943 елларда Арча педагогия училищесында укый. Укуын тәмамлый алмый — 1944 елда гаскәри сафларга алына һәм Бөек Ватан сугышында катнаша. Аның сугыш юлы Чехословакия, Австрия җирләре аша үтә. Яралана.

Сугыштан соң Эчке эшләр халык комиссариатының Харьков училищесына җибәрелә, әмма авырып китү сәбәпле укуны ташларга туры килә. Бераз вакыт Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты карамагында эшли, Мәскәү-Рязань тимер юлы милисәсе составында хезмәт итә. Казанга кайтып Вахитов районы эчке эшләр бүлегенә эшкә килә. Тиздән аны Совет районына күчерәләр. Монда ул район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, милисә подполковнигы дәрәҗәсенә ирешә.

Х.Салихов сугыш юлларындагы батырлыклары һәм милисә органнарында озак еллар хезмәт иткәне өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, 16 медаль белән бүләкләнә.

Сәяси карашлары өчен 1978 елда аңа милисә хезмәтеннән китәргә туры килә. 1987 елда шул ук сәбәпләр аркасында КПСС сафларыннан чыгарыла.

Балачакта әтисе биргән дин нигезләре аны ислам дине юлына кайтара — ул дини мәдрәсә тәмамлый. Ислам кануннары, ислам әхлагы темаларына радио, телевизия, газеталар аша чыгышлар ясый. Аның «Исламның кыскача тарихы» исемле дәреслеге, «Мөселман исемнәре». «Тукайның исламга мөнәсәбәте», «Ислам тарихы вә нигезләре» исемле китаплары Харис Хәзрәт Салихҗанны хәзерлекле ислам белгече буларак таныттылар. Ул Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары, аның баш казые итеп сайланды.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Таңсылу.

улы Илдар, электрон парамагнит резонансы мәсьәләләре белгече, 1996 елдан АКШта. Ике баласы бар.
кызы Фәридә, бухгалтер, Казанда яши. Ике баласы бар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Харис хәзрәт Салихҗан: «Дин вә фәннең бергәлеген һәр балага аңлатасы иде». «Татарстан яшьләре», 2017 ел, 7 сентябрь.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]