Фән (нәшрият)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фән (нәшрият) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
«Фән» нәшрияты
Издательство «Фэн»
Адресы:

420111, Казан, Бауман ур., 20
Тел./факс: (843) 292-49-14
e-mail: izdat.anrt@yandex.ru

Оешма төре:

Нәшрият йорты

Җитәкчеләр
Баш мөхәррир

К. В. Кормушин

Нигезләү

1992 ел

«Фән» (рус. Наука) ― күппрофильле фәнни нәшрият, ТР Фәннәр академиясенең структур бүлекчәсе. 1992 елда нигез салынган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елда ТР Фәннәр академиясенең структур бүлекчәсе буларак нигез салынган.

1994 елда ТР ФА президенты Мансур Хәсәнов республика президенты Минтимер Шәймиевка «Фән» нәшриятын үстерү өчен җитди максатчан финанс чаралары бүлеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать итә.

1995 елдан фәнни һәм фәнни-популяр китаплар, рус һәм татар телләрендә уку-укыту әсбаплары басыла, квартал саен рус телендә «Научный Татарстан» журналы чыгарыла.

2000 елда татар телендә «Фәнни Татарстан» журналының беренче 2 номеры дөнья күрә[1].

Баш мөхәррирләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче баш мөхәррир ― А. И. Афанасьев
  • 2002―2014 елларда ― Б. Л. Хәмидуллин[2]
  • 2015 елдан ― К. В. Кормушин

Басыла торган китаплар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәшрият халыкара, Россия һәм республика конференцияләре материаллары җыентыкларын, квартал саен Россия фәнни цитаталаштыру индексына (рус. Российский индекс научного цитирования, РИНЦ) кертелгән берничә вакытлы басма ― «Фәнни Татарстан», «Научный Татарстан», «Поволжская археология», ВАКның рецензияләнә торган фәнни журналлары исемлегенә кертелгән)[3] һәм «Россия гамәли экология журналы» (рус. Российский журнал прикладной экологии) журналларын басып чыгара. «Фән» нәшрияты продукциясе күпьеллык академик тикшеренүләрнең нәтиҗәсе булып тора.

«Фән» нәшриятының эшчәнлеге дәверендә барлык фәнни белемнәр өлкәсендә ― химия, физика, медицина, икътисад, тарих, филология, юриспруденция һ. б. өлкәләрдә 400 дән артык китап дөнья күрә[1].

2011 елда 15 000 данә, 2012 елда 31 мең данә продукция нәшер ителгән[4].

Җиһазланыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елдан нәшрият программа ― аппарат нәшрият комплексы белән җиһазландырылган һәм, мөстәкыйль рәвештә, нәшрият үзе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең фәнни институтлары һәм үзәкләре, Татарстан Республикасы югары уку йортлары тарафыннан әзерләнгән басмаларны чыгара, Казанда уза торган конференцияләр, форумнар, тантаналы чараларны эш материаллары белән тәэмин итә.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Региональный Лидер» (Төбәк Лидеры) республика премиясе лауреаты.
  • Китаплары республика һәм Россия дипломнарына лаек булган.

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Татар телле нәшриятлар