Наил Вәлиев (1949)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наил Вәлиев (1949) latin yazuında])
Наил Вәлиев
Туган телдә исем Наил Мансур улы Вәлиев
Туган 3 сентябрь 1949(1949-09-03) (74 яшь)
ТАССР, Чистай
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Алабуга дәүләт педагогика университеты
Һөнәре әдәбият галиме, укытучы
Җефет Надежда Вәлиева, тарих фәннәре докторы
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале

Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

 Наил Вәлиев Викиҗыентыкта

Наил Вәлиев, Наил Мансур улы Вәлиев (1949 елның 3 сентябре, ТАССР, Чистай) — әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (1996), профессор (1997). 20072009 еллардаТатарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры. ТР ФА хакыйкый әгъзасы (академик, 2004), ТР ФА вице-президенты, ТР ФА һуманитар фәннәр бүлеге академик-сәркатибе. РФ һуманитар фәннәр академиясе академигы. ТР (1997) һәм РФ (2003) атказанган фән эшлеклесе. Россия язучылар берлеге әгъзасы. РФ туган якны өйрәнүчеләр берлеге президиумы әгъзасы. ТР ФА Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Кама фәнни үзәге мөдире. III (2004-2009) һәм IV (2009-2014) чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты. Чистай һәм Алабуга (2012) шәһәрләренең шәрәфле ватандашы[1]. Рус әдәбияты, рус-татар әдәби бәйләнешләре, туган якны өйрәнүгә багышланган хезмәтләр авторы. Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты (2020).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елның 3 сентябрендә Чистай шәһәрендә туган. Чистайның 16нчы санлы мәктәбен, «рус теле укытучысы» белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган (1971). 1981 елда БДУда (Уфа) «Духовное испытание» героев в произведениях Фатыха Амирхана» темасына филология фәннәре кандидатлыгына (фәнни җитәкчесе Н. Г. Юзиев), 1996 елда РФ ФА М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтында (Мәскәү) «Д. И. Стахеев. Судьба и творчество. 1840-1918 гг.» темасына филология фәннәре докторлыгына диссертацияләр яклаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1971-1975 елларда Чистай шәһәренең 5нче санлы урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

1975-2007 елларда Алабуга дәүләт педагогия институтында (2011 елдан КФУның Алабуга институты): 1975 елдан рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында ассистент, өлкән укытучы, 1985 елдан доцент, 1983 елдан кафедра мөдире, 1990-2000 елларда фәнни-тикшеренү эшләре буенча проректор, 2000-2007 елларда — ректор, 2007 елдан АДПИның шәрәфле профессоры.

2007-2009 елларда ТР мәгариф һәм фән министры.

2009 елдан ТР ФА вице-президенты, ТР Дәүләт шурасы депутаты.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АДПИ бинасы каршында Д. И. Стахеевка куелган һәйкәл

Фәнни эшенең төп юнәлешләре — рус-татар әдәби бәйләнешләрен өйрәнү. Татар әдәбияты классигы Ф. Әмирхан (1886-1926) иҗатын рус классик әдәбияты белән чагыштырып өйрәнә. XIX гасыр рус язучысы Д. И. Стахеев (ru) (1840-1918) исемен һәм иҗатын халыкка кайтаруда, язучының сайланма әсәрләрен чыгаруда зур хезмәт куя. Әлеге язучы турында берничә монография авторы.

1980 елдан «Алабугада атаклы кешеләр» темасы өстендә эшли. Рус тарихчысы профессор К. И. Невоструев (ru) (18161872) исемен ача[2]. Капитон Иван улы Невоструев — 6 томлык «Мәскәү Синодаль китапханәсенең славян кулъязмалары тасвирламасы»н төзегән. РИ ФАнең I Ломоносов премиясенә лаек булган әлеге хезмәт РФ һәм Европа славяннарны өйрәнү фәнендә кулланылуын дәвам итә.

Сәүдәгәрләрнең рус әдәбияты һәм мәдәниятенә керткән өлешен, сәүдәгәр династияләренең иганәчелек, меценатлык эшчәнлеген өйрәнү буенча лабораториягә җитәкчелек итә.

200дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 9 монография авторы.

Туган якны өйрәнүнең тарихи һәм әдәби проблемаларын күтәрә. АДПИда (хәзер КФУ Алабуга институты (филиал)) Стахеев һәм М. И. Цветаевага багышланган бөтенроссия һәм халыкара фәнни-гамәли конференцияләр оештыруда даими катнаша.

«Казан — ХХ гасырның 20 елларында илнең туган якны өйрәнү үзәге», «Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан АССРда совет язучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре» темаларын өйрәнә[3].

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

.

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2004-2009 елларда III чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты.
  • 2009-2014 елларда IV чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты. Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет әгъзасы[6].
  • ТР фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе буенча ТР Президенты каршындагы комиссия әгъзасы.
  • ТР ФА ТӘһСИ диссертацияләр яклау шурасы әгъзасы.
  • ТР ФА президиумы әгъзасы.
  • ТР Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать шурасы әгъзасы һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1997ТР атказанган фән эшлеклесе
  • 2003 — РФ атказанган фән эшлеклесе
  • РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре
  • 2002 — «Россия халыклары мирасына керткән өлеше өчен» медале (РФ тарихи шәһәрләр һәм төбәкләр берлеге бүләге) — «РФ халыкларының тарихи-мәдәни һәм табигый мирасын саклау һәм үстерү эшендә уңышлары өчен».
  • 2005 — «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале
  • «Данлы хезмәт өчен» медале
  • 2020Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге — Алабуга шәһәренең тарихи-мәдәни мирасы буенча хезмәтләр циклы (9 китап) өчен[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 4 нче чакырылыш депутатлары (2009-2014) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 3 нче чакырылыш депутатлары (2004-2009)