Резеда Ганиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Резеда Ганиева latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Резеда Ганиева
Туган телдә исем Резеда Кадыйр кызы Ганиева
Туган 13 ноябрь 1932(1932-11-13)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Кече Шырдан
Үлгән 21 март 2020(2020-03-21) (87 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре әдәбият галиме
Балалар улы Булат
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган фән эшлеклесе

Резеда Ганиева, Резеда Кадыйр кызы Ганиева (1932 елның 25 октябре (13 ноябре), ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Кече Шырдан2020 елның 21 марты, РФ, ТР, Казан) — әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (1992), профессор (1993), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1994). Казан дәүләт университетында 60 елдан артык гарәп, фарсы, төрки татар әдәбиятлары тарихын укыткан. Ике дистәгә якын фән кандидаты һәм докторант тәрбияләгән мөгаллим. Күпсанлы фәнни мәкаләләр, китап-монографияләр авторы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 елның 25 октябрендә (13 ноябрендә) Татарстан АССР Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында туган. Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1958).

1962 елдан Казан дәүләт университетында укыта. Студентларга 60 елдан артык гарәп, фарсы, төрки татар әдәбиятлары тарихын укыткан. Резеда Ганиева — ике дистәгә якын фән кандидаты һәм докторант тәрбияләгән мөгаллим. «Татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатында сатира» темасына кандидатлык, Кол Гали иҗатына багышланган докторлык диссертацияләрен язган.

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар әдәбияты тарихы һәм теориясе; әдәбият белеме; татар әдәбиятының Көнбатыш Аурупа, рус, украин, гарәп, иран-таҗик, төрки телле әдәбиятлар белән элемтәсе; Көнчыгыш әдәбиятларында сәнгать алымнары; Г. Тукай, Г. Исхакый, Н. Думави иҗаты.

Күп санлы гыйльми мәкаләләр, китап-монографияләр авторы. Укыту программалары, энциклопедияләр төзегән.

Кайбер хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сатира в творчестве Тукая. К., 1964;
  • Восточный Ренессанс и поэт Кул Гали. К., 1988;
  • Татарская литература: традиции, взаимосвязи. К.. 2002;
  • Думавиның иҗат сәхифәләре. К.. 2003.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире — әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев. Уллары Булат (Төркиядә яши)[1].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Саяпова А. Говорю о своём учителе // «Идель», 2002 г., № 10;
  • Чын галим hәм педагог// «Фәнни Татарстан», 2002 ел, № 3-4.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]