Иван Поминов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Поминов latin yazuında])
Иван Поминов
Туган телдә исем рус. Иван Сергеевич Поминов
Туган 19 февраль 1920(1920-02-19)
РСФСР, Самар губернасы, Бозаулык өязе, Тупиковка
Үлгән 17 июль 1999(1999-07-17) (79 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Зур Кызыл урам, 65[1]
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре радиофизик, электрончы
Балалар улы Андрей (1958), радиофизик
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Иван Поминов, Иван Сергей улы Поминов (рус. Иван Сергеевич Поминов, 1920 елның 19 феврале, РСФСР, Самар губернасы, Бозаулык өязе, Тупиковка — 1999 елның 17 июле, РФ, ТР, Казан) — галим (физик), оптик, физика-математика фәннәре докторы (1970), профессор (1971), ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1979). Бөек Ватан сугышында катнашкан. ССРБ уйлап табучысы. Гыйльми хезмәтләре ионлы эремәләрдә молекулаара тәэсирләрне зур температура аралыкларында спектроскопик тикшерүләргә карый.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елның 19 февралендә РСФСРның Самар губернасы Бозаулык өязе (хәзерге Ырынбур өлкәсе Бозаулык районы) Тупиковка авылында керәстиян гаиләсендә туган. Амур өлкәсе Уштуман станциясендә урта мәктәпне тәмамлаган (1939). А. А. Жданов исемендәге Иркутск дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. 1940 елда Казан университетына күчә.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942 елның маеннан Мәскәү хәрби округының 2нче запастагы укчы полкы сугышчысы. 1942 елның октябреннән 4нче танк корпусы радисты. Сталинград сугышында катнаша һәм яралана. Дәвалангач, 1943 елның мартыннан 456нчы аерым миномет полкы белән Көнбатыш фронт, Ленинград фронты, 2нче Украина фронты составында Смоленск, Орша, Выборг, Маҗарстан, Чехословакия, Австрияне азат итүдә катнаша[2].

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елда хәрби хезмәттән азат ителгәч, КДУның 3 курсыннан укый башлый һәм 1948 елда университетны тәмамлый. 1948 елдан Казан дәүләт университетында эшли: 1948 елда теоретик физика кафедрасында өлкән лаборант, 1949 елдан ассистент, 1956 елдан доцент. 1955 елда КДУда физика-математика фәннәре кандидатлыгына, 1969 елда физика-математика фәннәре докторлыгына диссертацияләр яклый[3].

19601991 елларда оптика һәм спектроскопия кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 19711986 елларда КДУ физика факультеты деканы, 1991 елдан оптика һәм спектроскопия кафедрасының профессоры. Эремәләрнең молекуляр спектроскопиясе буенча хезмәтләр (зур температура аралыкларында ионлы эретмәләрдә молекулаара тәэсир итешүләрнең спектроскопик тикшеренүләре) авторы. И. С. Поминов эремәләрдә ионлы-молекуляр үзара тәэсир итешүләрнең водород бәйләнеше тибында баруын ачыклый. Тикшеренүләр вакытында ясалган нәтиҗәләр максатчан рәвештә бирелгән үзлекле матдәләр синтезлауда гамәли кулланыш таба.

17 фәннәр кандидаты әзерли, шәкертләре арасында 4 фән докторы бар.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Влияние температуры на спектры поглощения иодида кобальта (II) в органических растворителях // Журнал неорганической химии, 1972. Т. 17, № 11 (автордаш).
  2. The spectra and structures of sulphur-containing compounds. Part. 3. The vibrational spectra and conformations of acyclic sulfoxides // Journal of Molecular Structure. 1982. V.96 (автордаш).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]