Эчтәлеккә күчү

Портал:Фән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фән latin yazuında])
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Фән порталы

Фән — кеше эшчәнлегенең аерым төре. Бу эшчәнлек табигать серләренә үтеп керүне, аны объектив рәвештә сурәтләүгә һәм закончалыкларын билгеләүгә юнәлдерелгән. Бу эшчәнлекнең нигезендә фактлар җыю, аларны системалаштыру, тәнкыйди анализ үткәрү һәм аның нигезендә яңа гомумиләштерүләр һәм яңа белем синтезлау ята.

Яңа мәкаләләр

Төркемнәр

Татар дөньясы

Камил Мостафин — татар шагыйре, математик, физика-математика фәннәре кандидаты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты.

Камил Әхмәди улы Мостафин 1932 елның 26 ноябрендә Яшел Үзән шәһәрендә туа.

Урта белем алганнан соң, 1951—1956 елларда Казан дәүләт университетының физмат бүлегендә укый. Шуннан соң бер ел — Мәскәүдә, 1957 елдан бирле Чиләбе шәһәрендә үз белгечлеге буенча фәнни тикшеренү институтында гыйльми хезмәткәр булып эшли. Атом-төш зарядларына математик модель ясаучы танылган белгеч булып санала.

Сайланган мәкалә

Казан илкүләм тикшеренү технология университетыКазанда урнашкан югары уку йорты. Русия Федерациясенең Мәгариф һәм Фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, унивеситет илнең 159 техник уку йорты арасындагы рейтингта 10 нчы урында тора.

Бүген университет ватаныбызның иң зур технологик белем бирү базасы булып тора. КМТТУ 99 юнәлеш һәм специальлек буенча белгечләр әзерли. Югары уку йортында Русиядан һәм чит илләрдән 30 меңнән күбрәк студент белем ала. Университет үзендә 15 институтны берләштерә.

Русиянең химия һәм технология юнәлеше буенча булган вузлар арасында КИТТУ югары квалификацияле инженерлар әзерләү өлкәсендә лидер булып тора. Русия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән мониторинг мәгълүматлары буенча, унивеситет 13 белгечлек буенча беренче урынны яулый.

Шәхес

Майкл Фарадей (1791 елның 22 сентябре1867 елның 25 августы ) – инглиз физигы һәм химигы, электромагнит кыр тәгълиматына нигез салучы.

1816 елда аның беренче басма хезмәте чыга. 1820 елда Фарадей никель белән корыч иретмәче чыгара. Бу эше тутыкмаучан корыч ясауда беренче адым булып санала.

Сайланган рәсем

Апполон 11 фотосы

Апполон 11 ясаган ай фотосурәте.<center\>

Яңалыклар

Беләсезме…

Мин булыша алганым

Википедияның татар-телле бүлегендәге Фән өлкәсенә караган барлык феноменнарны билгеләү һәм алар белән бәйле вазгыятьләрне аңлату өчен кулланылган терминнарга багышланган мәкаләләрне булдыру, тулыландыру, мәгълүматны төзәтеп бару һәм структураны тәртиптә тотуга керткән өлешегез өчен рәхмәтләр яусын!

үзгәртү 

Тугандаш порталлар

Фән: Фән тарихы • Фән фәлсәфәсе • Системалар фәне

Табигый һәм физик фәннәр
Астрономия (Космос, Кояш системасы, Марс, Ай, Уран, Юпитер, Йолдыз, Рентген нурлары астрономиясе) • Җирне өйрәнүче фәннәр (Атмосфера фәннәре, Җиртетрәүләр, Әйләнә-тирә мохит, Тропик циклоннар, Янартаулар һәм вулканология, Һава торышы, Су, Ут) • Физика (Гравитация, Электромагнетизм) • Химия (Аналитик химия, Органик химия, Физик химия, Кристаллография)
Биология
Авыл хуҗалыгы • Агачлар • Амфибияләр һәм рептилияләр • Астробиология • Атлар • Балыклар • Борыңгы имезүчеләр • Бөҗәкләр • Буынтыкаяклылар • Вируслар • Гөмбәләр • Динозаврлар • Диңгез биологиясе • Зоология • Имезүчеләр • Китсыманлылар • Кошлар • Криптозоология • Куяннар • Күпек балыклары • Кысласыманнар • Мәчеләр • Микробиология • Молекуляр антропология • Нейробиология • Палеонтология • Приматлар • Ташбакалар • Үсемлекләр • Хайваннар • Цитология һәм молекуляр биология (Метаболизм) • Эволюцион биология • Экология • Этләр • Эчаяклылар • Юкка чыккан һәм чыгучы төрләр

Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү