Игорь Волотовский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Игорь Волотовский latin yazuında])
Игорь Волотовский
Туган 25 октябрь 1939(1939-10-25) (84 яшь)
Минск, Беларус Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы Беларус Совет Социалистик Республикасы
 Белоруссия
Әлма-матер Беларус дәүләт тыйб университеты[d]
Һөнәре галим-биофизик
Эш бирүче Биофизика һәм күзәнәк инженериясе институты[d] һәм Беларус дәүләт университеты[d]
Бүләк һәм премияләре Беларусь Республикасы Дәүләт премиясе - 1992 Почёт ордены (Беларусия) - 2009
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор
Фән өлкәсе: Биофизика
Эш урыны: Биофизика һәм күзәнәк инженериясе институты[d] һәм Беларус дәүләт университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор
Фәнни җитәкче: Сергей Васильевич Конев[d]

Игорь Волотовский, Игорь Дмитрий улы Волотовский (белар. Валатоўскі Ігар Дзмітрыевіч, 1939 елның 25 октябре, СССР, Белоруссия ССР, Минск) ― күзәнәк биологиясе һәм биотехнологиясе буенча җитди ачышлар ясаган совет һәм беларус галиме-биофизигы. Беларусия Милли фәннәр академиясе академигы (1994; 1986 елдан мөхбир әгъза), биология фәннәре докторы (1980), профессор (1990). Беларусь Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1999).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елның 25 октябрендә Белоруссия ССР башкаласы Минскида туган. Әнисе Мөршидә Хәмит кызы Волотовская ― Идел буе татарларыннан, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң БССР ит һәм сөт сәнәгате министрлыгында эшли, анда Фәнни-тикшеренү лабораториясе белән җитәкчелек итә. Мөршидә Хәмит кызы диетик дип аталган сыр уйлап тапкан һәм гамәлгә керткән, ул Беларусиядә хәзер дә чыгарыла[1].

Игорь Волотовский Минскида медицина институтын[d] тәмамлаган (1962). 1964 елдан БССР Фәннәр академиясенең биофизика һәм изотоплар лабораториясендә (1974 елдан БССР Фәннәр академиясенең фотобиология институты, 2004 елдан Беларусия Фәннәр академиясенең биофизика һәм күзәнәк инженериясе институты). 1983 елдан фәнни эшләр буенча директор урынбасары, 1984―1985 елларда директор вазыйфаларын башкаручы, 1985―2010 елларда Беларусия Фәннәр академиясенең биофизика һәм күзәнәк инженериясе институты директоры, бер үк вакытта 1988 елдан Беларусия дәүләт университеты[d] профессоры. 1997 елдан Беларусиянең Милли фәннәр академиясе[d] вице-президенты, 2001 елның маеннан октябренә кадәр Беларусия Милли фәннәр академиясе президиумы рәисе вазыйфаларын башкара. 2002 елдан 2014 елга кадәр Беларусия Милли фәннәр академиясенең биология фәннәре бүлеге академик-секретаре. 2020 елның сентябреннән Беларусия Фәннәр академиясенең биофизика һәм күзәнәк инженериясе институтының күзәнәк молекуляр биологиясе лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мембрана биофизикасы, фотобиология, геномика һәм протеомика өлкәсендә хезмәтләре бар. Ул үсемлек һәм хайван системаларының мембрана структуралары дәрәҗәсендә яктылыкның биологик тәэсире закончалыкларын өйрәнә һәм фоторецептор һәм фотосинтетик аппаратлар эшчәнлеге мисалында күзәнәктәге фотобиологик процессларны структур-мембрана контроле турында концепция формалаштыра, ул аның тикшеренүләрендә һәм башка авторларның эшләрендә һәрьяклап эксперименталь сынала һәм яңа оригиналь юнәлешкә нигез сала. Ул шулай ук күзәнәктә зәгыйфь физик һәм химик сигналларны биологик эффектка үзгәртүнең универсаль схемаларын эшләгән, бу кальций ионнары һәм циклик мононуклеотидлар катнашында тормышка ашырыла.

300дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 4 монография, уку әсбаплары авторы.

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Введение в молекулярную фотобиологию. Мн.: Наука и техника, 1971 (совм. с. С. В. Коневым).
  • Фотобиология. 2 изд. Мн.: БГУ, 1973 (совм. с. С. В. Коневым).
  • Структурная динамика фоторецепторного аппарата. Мн.: Наука и техника, 1986 (совм. с. С. В. Коневым).
  • Фитохром — фоторегуляторный рецептор растений. Мн.: Наука и техника, 1992.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1992 ― Беларусь Республикасының Дәүләт премиясе ― «Аксымнарның люминесценциясе һәм аны фәнни тикшеренүләрдә һәм практикада куллану» эш циклы өчен
  • 1999 ― Беларусь Республикасының атказанган фән эшлеклесе
  • 2001 ― Украина, Беларусь һәм Молдова Фәннәр академияләре премиясе
  • 2009 ― Почёт ордены (Беларусия)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]