Портал:Динозаврлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге

Динозаврлар порталына хуш килдегез!


Динозаврлар (лат. Dinosauria, грек. куркыныч кәлтә елан) - юкка чыккан сөйрәлүчеләр төркеме, мезозой чорының "патшалары". Динозаврлар Җирдә 160 миллион ел яшәгәннәр (220 миллион ел элек (Триас чорының соңгы өлешендә) барлыкка киләләр, 65 миллион ел элек (Акбүр чорының азагы) беленмәгән сәбәптән юкка чыгалар). Бүген дә яши алалар (кемдер кошларның эволюциясен динозаврлар белән бәйли, кемдер динозаврлар бүген дә бар дип саный ( ул сорау буенча криптозоологлар эшлиләр)).

үзгәртү

Сайланган рәсем

Мәкаләләр

Яхшы мәкалә


"Анкилозаврлар" сүзенең ике мәгънәсе бар: беренчедә, анкилозаврларны hәм нодозаврларны берләштергән орнитишийлар төркеме. Шулай ук, бу төркемгә кергән астөркем. Бу мәкаләдә беренче төркем языла.

Анкилозаврларның төп үзенчәлеге - аларның тиресе. Ул сөякле пластиналар белән ябылган иде.Алар, бик якын урнашып, броня ясаганнар. Шул сәбәптән "анкилозавр" "берләштерелгән кәлтә елан" тәрҗемә ителә.

Нодозаврлар 180 миллион ел элек барлыкка киләләр. 85 миллион ел аша анкилозаврлар да барлыкка киләләр.

Анкилозаврларның (икенче мәгънәсендә) нодозаврларның төп аерылуы - койрыгы азагында зур палица булуы. Шулай ук, анкилозаврларның башлары киңрәк иде.

үзгәртү

Сайланган мәкалә


Стегозаврлар(лат. Stegosaurus) - кош ләгәнле динозаврлар төркеме.

Стегозаврларның аркаларында һәм койрыкларында бик күп сөякле пластиналар hәм шиплар булган. Без белгән стегозаврларның борынгысы - хуаянгозавр (Huayangosaurus). Озынлыгы 4 метрга, үсеме - 1,5 метрга җиткән. Стегозаврларның үсеме 3 метрга, ә озынлыгы 7,5 метрга тигез иде. Хуаянгозаврлар аерым гаиләгә керә. Башка стегозаврлар икенче гаиләгә керәләр. Ул гаилә 15 динозаврдан тора. Аларның кайберләре:

Стегозаврларның башлары бик бәләкәй булган. Аларның баш миләре Әстерхан чикләвегедәй иде. Ә гәүдәләре, киресенчә, зуп-зур булганнар. Шиплар, пластиналар бик куркыныч күренгәннәр. Төрле стегозаврларның пластиналары аерылганнар. Әмма ул тыштан кувәтле кораллар зыянсыз иде. Чөнки алар бик нечкә булганнар. Кайбер галимнәр пластиналарны аларның терморегуляторлары булган дип саный. Ерткыч динозавр hөҗүм иткәндә, аларга кан җитә алган, шулай итеп стегозавр дошманны куркыта алган. Шиплар да нык куркытканнар. Әмма пластиналарның hәм шипларның чын максатын белеп булмый.

Хуаянгозавр, лексовизавр hәм дацентур - иң борынгы стегозаврлар, Җирдә Юра чорының уртасында яшәгәннәр (170 миллион ел элек). Стегозаврларның иң зур өлеше юра периодының азагында яшәгән. Әмма стегозаврларның кайберләре акбүр чоры башына тиклем яшәп килгәннәр (110 миллион ел элек). Аларның берсе — вуэрозавр.

Стегозаврлар сөякләрен Җирнең күп урынында табалар. Лексовизавр hәм дацентур Аурупа территориясендә, кентрозавр - Африкада, туоюангозавр hәм вуэрозавр Кытайда яшәгәннәр. Стегозаврлар Төньяк Америкага да күчкәннәр. Беренче стегозаврлар һәм хуаянгозаврлар Кытайда яшәгән. Палеонтологлар озак уйлаганнар: "Изолировать ителгән стегозаврлар Азиядән башка якларга ничек күчкәннәр?" Шуннан алар Азиянең Аурупа белән кыскавакытлы берлеге төрында гепотеза тәкъдим иткәннәр.

үзгәртү

үзгәртү 

Тугандаш порталлар


Фән: Фән тарихы • Фән фәлсәфәсе • Системалар фәне

Табигый һәм физик фәннәр
Астрономия (Космос, Кояш системасы, Марс, Ай, Уран, Юпитер, Йолдыз, Рентген нурлары астрономиясе) • Җирне өйрәнүче фәннәр (Атмосфера фәннәре, Җиртетрәүләр, Әйләнә-тирә мохит, Тропик циклоннар, Янартаулар һәм вулканология, Һава торышы, Су, Ут) • Физика (Гравитация, Электромагнетизм) • Химия (Аналитик химия, Органик химия, Физик химия, Кристаллография)
Биология
Авыл хуҗалыгы • Агачлар • Амфибияләр һәм рептилияләр • Астробиология • Атлар • Балыклар • Борыңгы имезүчеләр • Бөҗәкләр • Буынтыкаяклылар • Вируслар • Гөмбәләр • Динозаврлар • Диңгез биологиясе • Зоология • Имезүчеләр • Китсыманлылар • Кошлар • Криптозоология • Куяннар • Күпек балыклары • Кысласыманнар • Мәчеләр • Микробиология • Молекуляр антропология • Нейробиология • Палеонтология • Приматлар • Ташбакалар • Үсемлекләр • Хайваннар • Цитология һәм молекуляр биология (Метаболизм) • Эволюцион биология • Экология • Этләр • Эчаяклылар • Юкка чыккан һәм чыгучы төрләр

Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү