Анкилозавридлар (гаиләлек)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Анкилозаврлар
Анкилозавридлар (гаиләлек)
Фәнни классификация
Патшалык: Хайваннар
Тип: Хордалылар
Астип: Умырткалылар
Сыйныф: Сөйрәлүчеләр
Ассыйныф: Диапсидлар
Өстәртип: Архозаврлар
Отряд: Орнитишийлар
Асотряд: Thyreophora
Инфратәртип: Анкилозаврлар
Гаиләлек: Анкилозавридлар
Латин атамасы
Ankylosauridae

Анкилозавридлар (лат. Ankylosauridae — бөгелгән кәлтә) - анкилозаврлар инфратәртибенең гаиләлеге. Юра чорының уртасында барлыкка килгәннәр, акбүр чорының азагына кадәр яшәгәннәр. Без белгән анкилозаврларның борынгысы — гаргойлезавр (Вайоминг, бәләкәй баш сөяге һәм тулы булмаган скелет буенча билгеле). Анкилозаврларның таңы стегозаврларның һәм завроподларның иң яхшы вакытында башлана (Дракопелта, Португалия, һәм мумоорапелта, Колорадо).

Нодозавридлардан калын, бер-берсенә кушылган, сөяк белән бергәләштерелгән пластиналар белән капланган киң, өчпочмаклы баш, койрыктагы палица, башның арткы өлешендә эре түгел сөякле мөгезләр белән аерылалар. Эуплоцефалусның сөякле, әмма хәрәкәтле күз кабагы булган. Иң алдынгы анкилозавридларның баш сөягендә тын алу өчен кыен каналлар системасы бар иде. Алар исләр сизүне яхшыртканнар һәм авазлар ясау өчен кулланыла алганнар[1].

Чыганаклар[үзгәртү]