Эчтәлеккә күчү

Мирфатыйх Зәкиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мирфатыйх Зәкиев latin yazuında])
Мирфатыйх Зәкиев
Туган телдә исем Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев
Туган 14 август 1928(1928-08-14) (95 яшь)
Зәйпе, Бәйрәкә вулысы, Бөгелмә кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР[1]
Үлгән 18 август 2023(2023-08-18)[2] (95 яшь)
Мәскәү, Россия
Яшәгән урын Достоевски урамы, Казан[3]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре филолог-галим
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Хезмәт кызыл байрагы ордены Халыклар дуслыгы ордены Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакяр хезмәт өчен медаль
«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (2013)
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

 Мирфатыйх Зәкиев Викиҗыентыкта

Мирфатыйх Зәкиев – танылган филолог-галим. Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Төрек лингвистик җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы, Татарстан Фәннәр академиясенең гуманитар бүлеге академик-секретаре, Халыкара төрки академиясенең татар бүлеге бюросы рәисе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты. БР Җәлил Киекбаев премиясе лауреаты (1993). «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале иясе (2015). Казанның мактаулы гражданины (2021)[4].

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мирфатыйх Зәкиев 1928 елның 14 августында Татарстанның Ютазы районындагы Зәйпе авылында туа. Аңа 5 яшь 3 ай булганда, колхоз рәисе булып эшләгән әтисе Зәки, салкын тидереп, 1933 елда дөнья куйган. Әнисе икенче тапкыр кияүгә чыгып, кабат ирсез калган. Әнисенә 5 баланы тәрбияләүдә булышкан[5]. Сугыш елларында көтүче, ат караучы, кышын туң тирес чабучы, тимерче, эретеп ябыштыручы һ.б. хезмәтләр башкара. Фидакарьлеге өчен “Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакяр хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. Мәктәпне “бишле”гә тәмамлап, Казан дәүләт университетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетны кызыл диплом белән тәмамлый, аспирантурада калдырыла. 1954 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Башка милләтләрнең грамматика китаплары белән эзлекле танышкач, татар теле буенча шундый хезмәт язып бастырды. “Синтаксический строй татарского языка” дип аталган 464 битлек китабы докторлык диссертациясе буларак бәяләнә. Диссертация 1962 елда яклана.

Хронология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елның 18 августында 95 яшендә вафат[7]. Казанның Мөселман зиратында (Шәмсир) җирләнгән[8].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Лена (вафат), уллары Рөстәм, тарих фәннәре кандидаты (1984); Илдар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Суфиян Поварисов. “Тел атасы”ның атасы(үле сылтама) // Кызыл таң.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]