Мөхетдин Корбангалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхетдин Корбангалиев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мөхетдин Корбангалиев
Kurbangaliev MH.jpg
Туган телдә исем Мөхетдин Хафиз улы Корбангалиев
Туган 20 ноябрь 1873(1873-11-20)
Биектау авылы, Әгерҗе районы, Татарстан
Үлгән 3 июнь 1941(1941-06-03) (67 яшь)
Казан, Татарстан
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Flag of Russia.svg/Russian coa 1917.svg Русия республикасы (ингл.)
Flag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1918–1937).svg/Emblem of the Russian SFSR (1918-1920).svg Совет Русия республикасы
Flag of the Soviet Union.svg/State Emblem of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре галим, мөгаллим
Бүләк һәм мөкәфәтләре Geroy Truda Znak.png  Хезмәт Батыры (1928), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1940)

Мөхетдин Хафиз улы Корбангалиев (1873 елның 20 ноябре1941 елның 3 июне) — татар тел белгече, педагог, профессор (1930), Хезмәт Батыры (1928), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1940).

Ул 1873 елның 20 нче ноябрендә Татарстанның Әгерҗе районындагы Биектау авылында туа. 1895 елда Казан шәһәрендәге Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый. Авыл мәктәпләрендә укыта.

1903 елда Казандагы балалар йортына мөдир итеп билгеләнә. Шушы елларда башлангыч һәм олылар мәктәбе өчен татар әлифбалары төзи, татар теле, математика һәм география буенча дәреслекләр чыгара. «Мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары белән хезмәттәшлек итә.

1928 елда совет хокукы факультетына лектор итеп куела. 19281929 елларда, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире буларак, барлык факультетларда, студентларның кайсы милләттән булуына карамастан, татар телен укыту мәсьәләсен күтәрә.

Мөхетдин Корбангалиев мәгариф өлкәсендә татар халкы өчен күп эш башкара: яңа мәктәпләр, укытучылар өчен курслар ачтыра. Халык өчен туган телнең зур әһәмияткә ия булуын һәм мәктәптә аның укыту теле булырга тиешлеген алга куя. Туган телдә укыту балаларга белем бирүдә һәм аларны тәрбияләүдә яхшы чыганак дип саный. Хезмәтләре: «Ана телен укыту методикасы» (1918), «Укырга-язарга өйрәтү методикасы» (1940). Мөхетдин Корбангалиев татар теле орфографиясен камилләштерү буенча да күп хезмәт куя. 1939 елда Шиһаб Рамазанов белән бергә татар теле алфавитын рус графикасына күчерүне тәртипкә сала.

Галим 1941 елның 3 июнендә Казанда вафат була. Казанның Татар зиратында җирләнә[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кулланылган чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рус Википедиясе (рус.)
  • Зәкиев М.З., Максимов Н.В. Татар теле: Татар урта гомуми урта белем бирү мәктәбенең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек. — Казан: Мәгариф, 2008. — бит 351. — ISBN 978-5-7761-1850-0