Җәлил Киекбаев премиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәлил Киекбаев премиясе latin yazuında])

Җәлил Киекбаев премиясе (Җәлил Киекбаев исемендәге премия) – Башкортстанның Гафури районы хакимияте (дәүләт) бүләге. 1991 елда булдырылган.

Күренекле тел галиме Җәлил Киекбаев (1911-1968) исемен йөртә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991 елда язучылар, сәнгать, фән әһелләре, журналистларның игътибарын Җәлил Киекбаевның иҗатына юнәлтү максатында БР Гафури район Советы башкарма комитеты карары[1] белән булдырылган.

Статут[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2006 елдан 5 елга бер мәртәбә (Җ. Киекбаевның юбилейларында) тапшырыла.
  • Чираттагы лауреатлар саны 3 тән артмый.
  • Намзәтләр тумышлары яки иҗатлары белән Гафури районына бәйләнгән булырга тиеш.
  • Лауреатларга таныклык, акчалата бүләк, күкрәк тамгасы тапшырыла.
  • Акчалата бүләк үзгәреп тора: 1991 елда 10 000 сум булган.

Җ. Киекбаев премиясе лауреатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Бүләкләнүче Һөнәре, вазыйфасы Бүләкләүнең сәбәбе
2011 Кәбир Акбашев драматург «әдәбиятны үстерүгә керткән хезмәте өчен, Җ. Киекбаевның 100 еллыгы уңаеннан»
Вилдан Шәрипов «Табын» газетасы хәбәрчесе, сугыш ветераны «рухи-әхлакый традицияләрне ныгытудагы хезмәте өчен, Җ. Киекбаевның 100 еллыгы уңаеннан»
Лира Яхшыбаева[2] язучы «әдәбиятны үстерүгә керткән хезмәте өчен, Җ. Киекбаевның 100 еллыгы уңаеннан»
2006 Гөлнур Якупова язучы «Җ. Киекбаевның иҗади традицияләрен үстерүдәге хезмәтләре өчен»
Әхмәр Азнабаев профессор «Җ. Киекбаевның фәнни мирасын мәңгеләштерү һәм иҗади традицияләрен үстерүдәге хезмәтләре өчен»
2005 Әхмәт Сөләйманов профессор, тел галиме, фольклорчы «Җ. Киекбаев иҗатын пропагандалау һәм халыкның рухи мирасын өйрәнүдәге хезмәтләре өчен»
2003 Рәисә Халикова профессор, тел галиме «Җ. Киекбаев иҗатын пропагандалау һәм мәңгеләштерүдәге зур хезмәте өчен»
2002 Әнүр Вахитов язучы, тел галиме «Җ. Киекбаевның «Туганнар һәм танышлар» (1991) китабын нәшер итүгә керткән хезмәте өчен»
2001 Гыйниятулла Кунафин профессор, тел галиме «Җ. Киекбаев иҗатын пропагандалау һәм халыкның рухи мирасын өйрәнүдәге хезмәтләре өчен»
1996 Марат Зәйнуллин профессор «Җ. Киекбаевның фәнни һәм иҗади мирасын мәңгеләштерүгә керткән зур хезмәте өчен»
1995 Гали Сәетбатталов профессор, тел галиме «Җ. Киекбаевның исемен мәңгеләштерү һәм иҗади мирасын үстерүгә керткән хезмәте өчен»
1993 Мирфатыйх Зәкиев профессор, тел галиме «Задорная песня» китабында Җ. Киекбаев тормышын һәм фәнни иҗатын киң яктырткан һәм пропагандалаган өчен»
1992 Ниязбай Сәлимов мөхәррир «Җ. Киекбаев иҗатын мәңгеләштерү һәм пропагандалауга керткән зур хезмәте өчен»
1991 Гыйндулла Шәяхмәтов укытучы «Җ. Киекбаев исемен мәңгеләштерү һәм иҗат мирасын үстерүгә керткән зур хезмәте өчен»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гафури районы рәсми сайты 2015 елның 6 июль көнендә архивланган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Район Советы карары № 12-131а 24.10.1991
  2. Башинформ