Эчтәлеккә күчү

Җәлил Киекбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәлил Киекбаев latin yazuında])
Җәлил Киекбаев
Туган телдә исем Җәлил Гыйният улы Киекбаев
Туган 25 октябрь 1911(1911-10-25)
Гафури районы, Каранъелга авылы
Үлгән 19 март 1968(1968-03-19) (56 яшь)
Башкортстан, Уфа
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт лингвистика университеты[d]
Һөнәре тюрколог-галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар Морат Киекбаев
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

 Җәлил Киекбаев Викиҗыентыкта

Җәлил Киекбаев — Башкортстанның күренекле галиме, атаклы тюрколог, филология фәннәре докторы, профессор.

Җәлил Гыйният улы Киекбаев 1911 елда хәзерге Гафури районының Каранъелга авылында ярлы гаиләдә дөньяга килә.

Җәлил Киекбаев торган Уфада йорт.

Уфа педагогика училищесын «башкорт теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча тәмамлый. 1932 елда 21 яшьлек Җәлил Мәскәүдәге чит телләр педагогия институтының герман филологиясе бүлегендә укый башлый. Аның алман телен сайлавы да очраклы булмый. Алман теле төрки тел гыйлеме өчен халыкара тел булып санала икән. Европа илләренең галимнәре төрки телләр буенча гыйльми хезмәтләрен алман телендә язган. Рус галимнәреннән М.-А. Кастрен һәм В. В. Радлов та үз хезмәтләрен шушы телдә дөньяга чыгарган.

Гомерен башкорт тел гыйлемен тудыруга багышлаган Җәлил Гыйният улы немец теленнән башка максатына ирешә алмавын яхшы аңлый, әлбәттә. Институтны 1937 елда тәмамлый, бер ел Мәскәү өлкәсендә мәктәптә укыта. Аннары Уфага кайта ңәм чит телләр институтында эшли башлый. 1942 елда туган районының Сәетбаба авылына мәктәп директоры итеп чакырыла, анда рус, немец ңәм башкорт телләре укыта. Башкортның җанлы телен аңлы рәвештә өйрәнә.

1945 елда Җәлил Гыйният улы Башкортстан китап нәшриятына баш мөхәррир итеп билгеләнә. СССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институты аспирантурасын тәмамлый, җиң сызганып, башкорт теленең дөрес әйтелешен тикшерүгә тотына. 1948 елда диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була. Шул ук вакытта немец теле белән дә бәйләнешне өзми: Уфа авиация институтында немец теле укыта. 1949 елдан Башкортстан дәүләт педагогия институтында. Анда ике ел немец теле укыта, чит телләр факультеты деканы булып тора. 1950 елдан башкорт тел белеме кафедрасын җитәкли башлый. 1957 елда педагогик институт Башкортстан дәүләт университеты итеп үзгәртелгәч, уку эшләре буенча проректор.

Җәлил Киекбаев шулай ук әдәби әсәрләр яза. Үлгәннән соң «Туганнар һәм танышлар» атлы романы дөнья күрә (Уфа, 1975).

Җәлил Киекбаев тел гыйлеме өлкәсендә күп тикшеренүләр үткәргән, яңа ачышлар ясаган киң эрудицияле галим иде. Төрки телләрне, шул исәптән башкорт һәм татар телләрен өйрәнүгә дә күп көч салган. Тел гыйлеме өлкәсендә Башкортстанда беренче докторлык диссертациясен яклаган кеше. Җәлил Гыйният улы инглиз, алман, төрек телләрен дә мөкәммәл белә иде. Шул телләрдә укытты.

Җәлил Гыйният улы Киекбаев татар һәм башкорт телләренең бер-берсен тулыландыруы, баетуы хакында да байтак гыйльми хезмәтләр язган тел галиме. Аның «Башкорт һәм татар телләренең тарихи грамматикасы», «Төрки телләрнең чагыштырма грамматикасы», «Татар һәм башкорт телләре кардәшлеге» дигән һәм башка күп хезмәтләре әле дә югары уку йортларының филология факультетларында укучы талипларның кулланма әсбаплары булып кала.

«Төньяк-көнбатыш диалекты»на карата Җәлил Киекбаев мөнәсәбәтен катгый белдерде. Ул бу мәсьәләгә үзенең берничә җитди теоретик хезмәтендә тукталды. Ул, ачыктан-ачык итеп: «Көнбатыштагы башкортларның сөйләү телен башкорт диалекты дип атаучылар фикерен без уртаклашмыйбыз»,— дип язды[1].

Җ. Киекбаев үзенең фикерен болай аңлата:

«Башкортстанның көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш өлешендә яшәүчеләр татар телендә (татар теленең урта диалектында) сөйләшәләр, татар телен үзләренең ана теле дип таныйлар».

Икенче урында:[2]

«Башкорт АССРның көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш өлешендә яшәүче башкортларның телен, ягъни сөйләшен, башкорт сөйләше дип карау тарихи яктан да, юридик яктан да (мәсәлән, официаль документларда татар телен ана теле дип танулары) һәм сөйләшнең фактик торышы ягыннан да акланмый».

  1. кара: «Башкортостан укытыусыһы» журналы, № 7, 1957 ел
  2. Сибагатов Р.Г., Башкортстан татарлары (Тел, тарих, мәдәният мәсьәләләре) бит45, archived from the original on 2012-12-01, retrieved 2011-12-09 
  3. Сәетбаба мәктәбе сайтында
  4. Район Советы карары № 12-131а 24.10.1991
Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә