Камил Зыятдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камил Зыятдинов latin yazuında])

Камил Зыятдинов
Туган телдә исем Камил Шәһәр улы Зыятдинов
тат. Kamil Şähär uğlı Zıyatdinef
Туган 10 июль 1951(1951-07-10)
Әлки, Буа районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 16 июль 2015(2015-07-16) (64 яшь)
Яшәгән урын Толстой урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Камил Зыятдинов (Камил Шәһәр улы Зыятдинов, 10 июль 1951(1951-07-10), Әлки, Буа районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР16 июль 2015(2015-07-16) (64 яшь), ) — хирург, медицина фәннәре докторы (2000), профессор (2003), ССРБ сәламәтлек саклау отличнигы (1991), ТР һәм РФның атказанган табибы (1992, 2000), ТР сәламәтлек саклау министры (1994-2007), Казан дәүләт медицина академиясе ректоры (2007-2015).

Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган (1978).

Фәнни һәм профессиональ эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970 — "Рассвет" колхозының өлкән веттехнигы.

1970-1972 — Совет армиясе сафларында хезмәт итә.

1972-1978 — Казан медицина институты студенты.

1978-1979 - С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең хирургия буенча табиб-интерны.

1979-1984 - табиб-хирург, Буа район үзәк хастаханәсенең поликлиника мөдире.

1984-1989 - Казанның 20-нче номерлы сырхауханәсенең баш табибы.

1989-1994 — 18нче номерлы үзәк район хастаханәсе баш табибы.

1991-1994 - Казан шәһәре Идел буе районы баш табибы вазыйфаларын башкаручы.

1994-2007 — Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры.

2007-2015 - Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина академиясе» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ректоры;

1995-1997 — иҗтимагый сәламәтлек, икътисад һәм сәламәтлек саклау белән идарә итү кафедрасының бергә эшләү буенча өлкән укытучысы;

1997-2002 — иҗтимагый сәламәтлек, икътисад һәм сәламәтлек саклау белән идарә итү кафедрасы доценты;

2002-2008 — иҗтимагый сәламәтлек, икътисад һәм сәламәтлек саклау белән идарә итү кафедрасы профессоры.

Библиографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

250дән артык фәнни эш, шул исәптән сәламәтлек саклауның оештыру проблемаларына, социаль, икътисадый һәм экологик факторларның халык саулыгына һәм аның хәлен яхшырту юлларына комплекслы йогынтысына багышланган җиде монография авторы. Өстәмә уйлап табылган уртак ике патентның хуҗасы булып тора.

  • Зыятдинов, Камиль Шагарович. Дневные стационары : (Стационарозамещающие формы орг. оказания мед. помощи населению): рук. для врачей / К. Ш. Зыятдинов, Л. И. Рыбкин. — Москва : МЕДпресс, 2000. — 95 с. : табл. — ISBN 5-93059-035-4 : Б. ц.

Библиогр.: с. 36-39

  • Зыятдинов, Камиль Шагарович. Здравоохранение Республики Татарстан: уроки реформ и пути развития [Текст] / К. Ш. Зыятдинов; Казан. гос. мед. ун-т, Казан. гос. мед. акад. — Казань : Медицина, 2000. — 138 с., [3] л. ил : ил. — ISBN 5-7645-0162-8 :

Библиогр.: с. 133—137

  • К. Ш. Зыятдинов, Я. Г. Павлухин. Очерки истории медицины Татарстана (до 1917 г.) — Казань : Медицина, 2005. — 271 с. : ил. ; 25 см. — Библиогр.: с. 251—252. — 500 экз. — ISBN 5-7645-0273-X (в пер.) : 90 р.
  • Ибатуллин, Ильгиз Абдуллович, Зыятдинов Камил Шайгарович. Обоснование научно-педагогического процесса, института профессуры, гомеостаза и его нарушений, профилактика дисфункций и патогенетическая концепция лечения / И. А. Ибатуллин, К. Ш. Зыятдинов ; Казан. гос. мед. акад. Федер. агентства по здравоохранению и социал. развитию. — Казань : Слово, 2011. — 400 с. ; 22 см. — Библиогр.: с. 390—400. — 400 экз. — ISBN 978-5-98356-144-1 (в пер.) : 150 р.
  • Низамов, Ильдус Галеевич; Зыятдинов, Камиль Шагарович; Гильманов, Анас Анварович; Садыкова, Т. И. Современные подходы к изучению и оценке здоровья экономически активного населения : учеб. пособие для системы послевуз. проф. образования врачей / [И. Г. Низамов и др.] ; Казан. гос. мед. акад. М-ва здравоохранения и соц. развития Рос. Федерации. — Казань : Медицина, 2005. — 69, [2] с. ; 21 см. — Библиогр.: с. 63-70. — 3000 экз. — ISBN 5-7645-0294-2 : 30 р.
  • Акберов, Ренат Фазылович; Зыятдинов, Камиль Шагарович; Михайлов, Марс Константинович. Ультразвуковые технологии в диагностике мультифокального атеросклероза / [Р. Ф. Акберов и др.] ; Казан. гос. мед. акад. Федер. агентства по здравоохранению и соц. развитию. — Казань : Медицина, 2008. — 140, [2] с. : ил. ; 21 см. — Библиогр.: с. 124—141. — 400 экз. — ISBN 978-5-7645-0350-9 : 30 р.
  • К. Ш. Зыятдинов, А. Н. Галиуллин. Дорога через века : (история развития здравоохранения и медицинской науки на территории Республики Татарстан от древности до наших дней) / ; Казан. гос. мед. акад. Минздрава России, Казан. гос. мед. ун-т Минздрава России. — Казань : Слово, 2012. — 134, [1] с. : ил. ; 25 см. — Библиогр.: с. 127—133. — 500 экз. — ISBN 978-5-98356-190-8 (в пер.) : 30 р.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1991 - сәламәтлек саклау отличнигы;
  • 1992 — Татарстан Республикасының Атказанган табибы;
  • 1996 - Жуков Медале;
  • 1996 - фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты;
  • 2000 — Россия Федерациясенең Атказанган табибы;
  • 2001 - «җирле хәрби үзидарә органнарында фидакарь хезмәте өчен " мактау билгесе»;
  • 2002 - "Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен" медале;
  • 2003 - «Санкт-Петербургка 300 ел» медале, 2002 елгы Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашкан өчен Россия Дәүләт статистика комитетының күкрәк билгесе;
  • 2005 - «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале,
  • 2009 - «БДБ сугышлары ветераннарының социаль медицина үсешенә керткән өлеше өчен» мактаулы дипломы;
  • 2011 - «Фидакарь хезмәт өчен» медале, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Мактау грамотасы, Буа муниципаль районы үсешенә, аның ролен һәм абруен күтәрүгә зур өлеш керткән өчен грамота, «Буа муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының мактау грамотасы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]