Рәбис Фазлыев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәбис Фазлыев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рәбис Фазлыев
Туган 19 апрель 1937(1937-04-19)
Бөгелмә, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 19 апрель 2012(2012-04-19) (75 яшь)
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Һөнәре тау мөһәндисе
Эш бирүче Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Фазлыев Рәис Тимерхан улы (19 апрель 1937 ел19 апрель 2012 ел) — галим-тау инженеры, югары мәктәп укытучысы. Техник фәннәр докторы (1980). Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1993), ССРБ‑ның нефть сәнәгате отличнигы (1990), Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (1994).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәис Тимерхан улы Фазлыев 1937 елның 19 апрелендә Башкорт АССР-ының Шаран районы Зирекле дигән татар авылында туган.

1959 елда Уфа нефть институтын тәмамлый. Хезмәт юлын Бөгелмә шәһәрендә Татарстан нефть фәнни‑тикшеренү һәм проект институтында башлый.

1961 елга кадәр инженер, олы эзләнүче, 1964-67 елларда сектор җитәкчесе булып эшли.

1971 елдан сектор мөдире, 1975 елдан лаборатория мөдире сыйфатында эшли.

1986 елдан бирле нефть яткылыкларын үзләштерү бүлеге мөдире, 2003-09 елларда баш тикшеренүче булып эшли.

2006 елның 5 октябрендә Татарстанның фәнни-тикшеренү һәм проект институтында (ТатНИПИнефть) «Горизонталь скважиналарда сыеклык агымы үзенчәлекләре» дигән темага докторлык диссертациясе яклый[1].

2010 елда Әлмәт нефть институтында укыта башлый.

1967-1971 елларда һәм 1981-1986 елларда Алжирда эшли.

Фазлыев Рәис Тимерхан улы 2012 елның 19 апрелендә Бөгелмә шәһәрендә вафат була.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни эшчәнлеге нефть һәм газ яткылыкларын үзләштерү өлкәсендәге тикшеренүләргә бәйле. Аның җитәкчелегендә майданга, чыганакка һәм сайлаулы урынга су җибәрү системаларын кулланып яткылыкларны үзләштерү процесын, чимал чыгару скважиналарына су җибәрү динамикасын гидродинамик исәпләү үткәрелә, күп забойлы ятма скважиналарны куллану селтелелеге һәм башкалар тикшерелә.

150‑дән артык фәнни хезмәт авторы.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]