Хәлим Җәлалов
Хәлим Җәлалов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Хәлим Бәдри улы Җәлалов |
Туган | 27 апрель 1940 СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Олы Солтан |
Үлгән | 5 июль 2021 (81 яшь) РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Маршал Чуйков урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() ![]() |
Һөнәре | артист |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() |
Хәлим Бәдри улы Җәлалов (Җәләлов[2]), сәхнә псевдонимы Хәлим Җәләй (1940 елның 27 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Олы Солтан ― 2021 елның 5 июле, РФ, ТР, Казан) — драма актеры, Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты (1992). «Намус һәм тугърылык» номинациясендә «Тантана» премиясе лауреаты (2021).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хәлим Җәлалов Татарстанның 1940 елның 27 апрелендә Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. Шунда урта мәктәпне тәмамлый. Берничә ел Казан киез итек фабрикасында эшли, тормыш чыныгуы ала.
1961 елда Казан театр училищесына укырга керә. Ш. Сарымсаков, Г. Шамуков, Х. Уразиков кебек мәшһүр артистлардан, укытучы-остазлардан белем ала. Училищены тәмамлаганнан соң Г. Камал исемендәге академия театрына эшкә алына. Хезмәтнең башлангыч чорында иҗат иткән Янгир (Нәкый Исәнбәт “М. Җәлил”), Шәрифҗан (Аяз Гыйләҗев “Җиргә тапшырылган серләр”), Гайфи (Х. Вахит “Күк капусы ачылса”) һ.б. образлар аркылы Х. Җәлалов талантлы артист буларак халыкка таныла.
Х. Җәлалов әдәби әсәрләрне сәнгатьле укуы белән дә тамашачыларга билгеле шәхес. Радио-телевидение фондында сакланучы бик күп язмалар шул хакта сөйли. Үзе дә әдәби әсәрләр иҗат итә, тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. А.Вампиловның “Провиния мәзәкләре” китабы (1987) аның тәрҗемәсендә дөнья күрде. Моннан тыш балаларга атап чыгарылган “Корчаңгы тай һәм таз малай” (1993), “Шәрә бүре” кебек китаплары да бар. Аның берничә пьесасы Г.Камал исемендәге академия театрында балалар өчен куелды.
2021 елның 5 июлендә Казанда 81 яшендә вафат[3][4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1992 ― Татарстанның халык артисты
- 2021 ― «Тантана» премиясе лауреаты ― «Намус һәм тугърылык» номинациясендә[5]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Камал театры сайтында шәхси бите(үле сылтама)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ Җәләлов Хәлим Бәдри улы // Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 97нче бит
- ↑ Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй вафат. Азатлык радиосы, 5.07.2021
- ↑ Тирән кайгы. Камал театры сайты, 5.07.2021
- ↑ «Тантана - 2021» театр премияләрен тапшыру. «Татар-информ» онлайн, 27.03.2021