Һаҗәр Шәкүрова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һаҗәр Шәкүрова latin yazuında])
Һаҗәр Шәкүрова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Һаҗәр Закир кызы Шәкүрова

Туу датасы:

26 июнь 1940(1940-06-26)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Олы Саба

Үлем датасы:

26 июнь 2019(2019-06-26) (79 яшь)

Үлем җире:

РФ, ТР, Казан

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Бүләк һәм премияләр:

ТР халык артисты

Һаҗәр Закир кызы ШәкүроваТатарстанның халык артисты. 1940 елның 26 июнендә Саба районы Олы Саба авылында дөньяга килә. 19631964 елларда Курчак театрында, ә 1964 елдан Республика күчмә театрында (хәзерге К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында) эшли башлый.

Эшли башлавының беренче ун еллыгында Һаҗәр Закировна тудырган иң матур рольләрнең берсе – Мостай Кәрим әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Айгөл иле” спектаклендә Айгөл образы булды. Соңыннан В. Сәйфуллинның “Умырзая” спектаклендә – Әлфия, Ш. Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектаклендә – Камилә, Т. Миңнуллинның “Гармунда уйный беләсеңме?” спектаклендә – Мәрзия, Г. Зәйнашеваның “Җаным җәл түгел сиңа” спектаклендә — Зөһрә һ. б. рольләрне башкара.

Һаҗәр Закировна тудырган иң якты матур образларның берсе – Аяз Гыйләҗевның “Көнбагыш” спектаклендә Лиза образы булды. Шулай ук Таҗи Гыйззәтнең “Ташкыннар” спектаклендә тынгысыз “Мөршидә, И. Грекованың “Тол хатыннар көймәсе” спектаклендә сугыш блокадасын кичергән Флюра, Гозәер ХаҗибәковныңАршин мал алан” спектаклендә хәйләкәр, шаян Җиһан һәм башка дистәләгән рольләре белән тамашачы мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулый.

Артистның эшчәнлеге: ТАССР атказанган артисты (1979), Татарстанның халык артисты (1999) дигән мактаулы исем белән билгеләп үтелде.

Казанның Самосырово бистәсендәге мөселман зиратына җирләнде.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]