Эчтәлеккә күчү

Һидаят Солтанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һидаят Солтанов latin yazuında])
Һидаят Солтанов
Туган телдә исем Һидаят Айниятулла улы Солтанов
Туган 30 ноябрь 1915(1915-11-30)
РИ, Сембер губернасы, Сембер өязе, Татар Үбие
Үлгән 9 ноябрь 2009(2009-11-09) (93 яшь)
Казан , Татарстан, РФ
Яшәгән урын Нурсолтан Назарбаев урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре актер
Җефет Рәхилә
Балалар уллары Чыңгыз, Илгиз
кызы Нәргиз[2]
Бүләк һәм премияләре Татарстан АССР халык артисты
Сайт http://www.kamalteatr.ru/actors/actorstat/158.html

Һидаят Айниятулла улы Солтанов (19152009) – Татар академия театры артисты, ТАССРның халык артисты, Бөек Ватан сугышы ветераны.

Һидаят Солтанов 1915 елның 30 ноябрендә РИ Сембер губернасы Сембер өязе (хәзерге Татарстанның Чүпрәле районы) Татар Үбие авылында туа. 1937 елда Татар театр техникумын тәмамлаганнан соң, Ташкент татар театрында, 1940 елда Башкортстанның Яңавыл татар театрында артист булып эшли.

Һидаят Солтанов – Бөек Ватан сугышы ветераны. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен күп санлы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән.

1947 елдан Һ.А.Солтанов Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. Ярты гасыр дәвамында татар театр сәнгатенә тугры хезмәт итеп, ул татар, рус һәм чит ил классикасы спектакльләрендә йөздән артык образ тудырган. М.Фәйзинең «Галиябану» спектаклендә Исмәгыйль, Н.Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» спектаклендә Гыйният, К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә Җиһанша, Г.Ибраһимовның «Тирән тамырлар» спектаклендә Вәли Хәсәнов, Б.Горбатовның «Бер төн»ендә Богатырев, К.Симоновның «Көннәр һәм төннәр» спектаклендә Бабченко, Т.Миңнуллинның «Монда тудык, монда үстек» спектаклендә Газизов, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Ястәгнәй образлары аның иҗат биографиясендә генә түгел, татар театр сәнгате тарихы битләрендә дә күренекле урын алган гүзәл образлар булды.

  • Исмәгыйль – «Галиябану» М.Фәйзи
  • Әскәр – «Аршин мал алан» Г.Хаҗибәков
  • Артамонов – «Ташкыннар» Т.Гыйззәт
  • Лещ – «Соңгылар» М.Горький
  • Вурм – «Мәкер вә мәхәббәт» Ф.Шиллер
  • Эдмунд – «Король Лир» В.Шекспир
  • Җиһанша – «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин
  • Рамай – «Шәмсекамәр» М.Әблиев
  • Әҗим, матрос – «Мулланур Вахитов» Н. Исәнбәт
  • Балтаев – «Зифа» Н.Исәнбәт
  • Бабченко – «Көннәр һәм төннәр» К.Симонов
  • Потемкин – «Пугачев Казанда» Ә.Фәйзи
  • Потемкин – «Канкай углы Бәхтияр» Т.Миңнуллин
  • Ястәгнәй – «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин
  • Арсланов – «Намус хөкеме» Д.Вәлиев
  • Баһрам – «Шәһәрдә җәй көннәре» Анар
  • Нурәхмәт – «Китәм инде» Р.Хәмид
  1. https://jitely.info/kazan
  2. Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004