Рауза Хәйретдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рауза Хәйретдинова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рауза Хәйретдинова
рәсем
Р. К. Хәйретдинова 1998 елда
Туганда бирелгән исеме:

Рауза Котдус кызы Хәйретдинова

Туу датасы:

31 гыйнвар 1928(1928-01-31)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Мамадыш кантоны, Яңа Ырга

Үлем датасы:

15 ноябрь 2018(2018-11-15) (90 яшь)

Үлем җире:

РФ, ТР, Казан

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ

Активлык еллары:

1948–2000

Амплуа:

җырлы рольләр

Бүләк һәм премияләр:

ТАССР халык артисты - 1970РСФСР атказанган артисты - 1979

Яшәгән урын

Щапов урамы, Казан[1]

Рауза Хәйретдинова, Рауза Котдус кызы Хәйретдинова (ире буенча фамилиясе Ганиева, 1928 елның 31 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Мамадыш кантоны, Яңа Ырга2018 елның 15 ноябре[2], РФ, ТР, Казан) ― драма актеры, 1946―1990 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының җырлаучы артисты, 1991―2000 елларда «Инсаният» труппасы артисты. Татарстан АССРның атказанган (1963) һәм халык (1970), РСФСРның атказанган (1979) артисты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рауза Хәйретдинова (Ганиева) 1928 елның 31 гыйнварында Татарстан АССРның Мамадыш кантоны (1935―1959 елларда Кызыл Йолдыз районы, хәзерге Балык Бистәсе районы) Яңа Ырга авылында укытучылар гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе Котдус оста гармунчы булган. Әнисе Бибисара татар халык җырларын оста башкарган, 1942 елның апрелендә тифтан вафат булган. Әниләре вафат булганда, Раузага 14, сеңлесе Диләрәгә 9 (соңыннан Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, Түбән Камада балалар табибәсе-психиатр булып эшли), энесе Ренатка 7 (соңыннан ике институт ― КДПИ, КАИ тәмамлап, Дәрвишләр бистәсендәге Дәүләт оптика фәнни-тикшеренү институтында бүлек җитәкчесе булып эшли) яшь була. Рауза ике кечкенә туганын карау, хуҗалыкны алып бару өстенә күмәк хуҗалыкта да эшли, 1944 елга кадәр балалар бакчасында, аннары хисапчы булып, 1945 елда юл төзелешендә эшли.

Бишенче класстан (хәзерге Балык Бистәсе районы) Олы Солтан авылы урта мәктәбенә 8 чакрым араны җәяү йөреп укый. Мәктәпнең үзешчән сәнгать смотрларының, концертларның үзәгендә була, җырлый, бии, район олимпиадаларында катнаша, үзен тәмам артистка итеп сизә башлый.

Казан театр студиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1945 елның җәй азагында Казан театр студиясенә укучылар җыюларын ишетеп, Казанга килә. Әмма бу вакытта инде студиядә имтиханнар алып бетергәннәр, Рауза укырга керергә соңга кала. Студия директоры Нәҗип Гайнуллин белән Асия Галиуллина аннан аерым гына имтихан алырга риза була. Рауза Габдулла Тукайның «Теләнче» шигырен укып күрсәтә, аулак өйләрдә җырланган бер җырны җырлап бирә, буш куллары белән урак урган кебек уйнап күрсәтә. Авылда уйнаган Галиәсгар Камалның «Беренче театр»ыннан Биби ролен, Мирсәй Әмирнең «Үги кыз»ыннан ятимә кыз ролен, диалогларда ничек язылса, шулай уйнап күрсәтә. 1946 елның 1 октябрендә хезмәт кенәгәсенә: «Г. Камал исемендәге театр труппасы составына ярдәмче артистка һәм студия укучысы итеп алырга» дигән боерык языла. Театр студиясендә Нәҗип Гайнуллин актерлык осталыгыннан, Баян Гыйззәт татар әдәбиятыннан, Хәсән Туфанның хатыны Луиза Салиәсгарова сәхнә теленнән, «Шүрәле» балетында Шүрәле ролен беренчеләрдән булып башкарган Бари Әхмәтов биюдән укыта. Баян Гыйззәтнең киңәшен тотып, Казан музыка укуханәсенә йөреп, соңрак Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Кәшифә Шәмсетдинова, Зөләйха Хисмәтуллиналардан вокал буенча (тавышы ― колоратур сопрано) дәресләр ала. Казан театр студиясенең чыгарылыш кичәсенә Кәрим Гыйльмановның «Разведчиклар» пьесасыннан җырчы артистка ролен әзерли. Студиядә укыган 13 кешенең 7 сен Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшкә калдыралар. Соңрак студиячеләрдән театрда Әнвәр Гобәйдуллин белән Рауза гына кала.

Камал театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәкый Исәнбәт. «Миркәй белән Айсылу». Айсылу ― Р. Хәйретдинова, МиркәйР. Таҗетдинов. 1966

1948 елда Г. Камал театры каршындагы студияне тәмамлаганнан соң, ул биредә эшли башлый. Әле сәхнәдә иҗат итә генә башлаган чорда, актриса лирик пландагы яшь кызлар, бигрәк тә музыкаль рольләрне башкарса, соңрак исә үткен, чая характерлы образлар тудыра. Театрдагы беренче роле ― Эмма Шамилнең «Зур гаилә» әсәрендәге пионер кыз Әминә роле. Әминә ― җырчы кыз. Ул хәрби госпитальгә килеп йөри, анда дәваланучы яралыларга чәчәкләр өләшә, шаян җырлары белән күңелләрен күтәрә. 1949 елда театрда куелган М. Әблиевның «Шәмсекамәр» спектаклендә Разия ролен башкара. Әнвәр Бакиров музыкасына язылган җырларны башкарып, Рауза тамашачылар алдында җырчы артистка буларак таныла башлый. Концертларда Салих Сәйдәшевның «Сандугач»ын, Мансур Мозаффаровның «Җиләк җыйганда»сын, Сара Садыйкованың «Ак калфак» спектакле өчен язган «Сөмбел»ен һ. б. җырларны җырлый. 1949 елдан республика районнарына, 1950 елдан Уфага, Куйбышевка (Самар), Урта Азия республикаларына гастрольләргә чыга башлый.

Галиябану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1951 елда Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» спектаклендә (режиссеры Равил Тумашевның диплом эше) беренче мәртәбә Галиябану ролен башкара. Әүвәл баш рольгә Татар дәүләт опера һәм балет театрыннан Гөлшат Сәйфуллинаны чакыралар. Аның «Евгений Онегин» операсында Татьяна партиясен башкарасы булу сәбәпле, әлеге роль бөтенләе белән Рауза Хәйретдинованың үзенә генә кала. Аны ул 10 ел дәвамында уйный. Шушы татар драматургиясе тарихына мәңгегә кереп калган образдан актрисаның зур рольләргә күчеш чоры башлана: Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә ― Мәйсәрә, «Казан сөлгесе»ндә ― Мөршидә, Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар»ында ― Гөлчирә, Галимҗан Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрендә ― Гөлбану һ. б. бик күп рольләр.

« Раузаның иҗат лабораториясендә өч төп киштә, ягъни өч биеклек бар. Менә алар: героинялар, җыр белән туган образлар, характерлы рольләр. Моны исбатлау өчен илленче елларны хәтерлик: Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә үлмәс Галиябануны ун елга якын Рауза башкарды. Табигать биргән сәләте, яшьлек чибәрлеге, моңлы тавышы белән әсәрләндерә иде ул безне. Үзең залда утырасың, күңелең анда, сәхнәдә, аның янында. Һәр чорның үз Галиябануы була. Һәр егет үз Галиябануын эзли. Һәр кызның күңелендә үзенең Хәлиле яши. Ул чордагы Галиябануның саф мәхәббәте безне Раузаның уйнавы, аның өздереп җырлавы аша рухландыра, тетрәтә иде[3]
»

Мәйсәрә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елда, 1957 елда Мәскәүдә узачак декадага әзерлек йөзеннән, театрда Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» музыкаль мелодрамасын куярга алыналар. Театрның баш режиссеры һәм спектакльне куючы Ширияздан Сарымсаков Булат роленә Татар дәүләт опера һәм балет театрыннан Азат Аббасовны, Мәйсәрә роленә Татар филармониясеннән Оркыя Бәхтиеваны чакыра. Авыру сәбәпле, Оркыя Бәхтиева премьерага килә алмагач, оркестрга кушылып җырлана торган рольне Рауза Хәйретдиновага ышанып тапшыралар. Шул көннән 15 ел сәхнәдә Мәйсәрә булып уйный. Шул 15 ел эчендә 4 Булат ― Азат Аббасов, Айрат Арсланов, Мәсгут Имашев, Наил Әюпов белән уйный.

« Шулчаклы күп еллардан соң Академия театрының «Казан сөлгесе»н яңадан сәхнәгә чыгаруы , әлбәттә, мактаулы эш. Ләкин музыкаль әйберне күптән куймаганга күрә, театрның билгеле бер авырлыклар кичерүе дә мөмкин иде. Бигрәк тә, бер үк дәрәҗәдә уйнарга да, җырларга да сәләтле көчләрне табу җиңел эш түгел бит... бу спектакльдә һәр ике таләпкә дә җавап бирә алган артистка Р. Хәйретдинова булгандыр. Уйнавы да, җырлавы да аның бер үк дәрәҗәдә яхшы иде. Ягымлы, матур тавышы аның ничектер хәтергә сеңеп калды[4]
»

Гөлбану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елдан Камал театры Галимҗан Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» повесте буенча Хәким Сәлимҗанов тарафыннан сәхнә әсәре итеп эшләнгән (режиссеры Празат Исәнбәт) спектаклен куя башлый. Беренче куелыштан ук төп каһарман Гөлбану ролен (Галия Булатова белән алмашлап) Рауза Хәйретдинова уйный. «Татар хатыны ниләр күрми» спектаклен театр, Татарстан районнарыннан тыш, Мәскәү, Уфа, Ташкент, Алма-Ата, Фрунзе, Әстерхан шәһәрләрендә, Урал һәм Себер якларында да уйный. Тамашачы аны һәр җирдә бик яратып кабул итә, спектакльнең башыннан ахырынача Гөлбану кичерешләре белән яшәп, аны кызганып, чын-чынлап елап утыра. Рауза Хәйретдинова әлеге рольдә 10 елга якын уйный. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әминә Гобәйдуллина:

«Рауза Хәйретдинова татар хатынының фаҗигасен бөтен йөрәге аша үткәреп, театр тарихында онытылмас сәхнә образы иҗат итте»[5]

Башкарган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәхнәдә дә тормыштагы кебек гаять табигый итеп яши белгән Р. Хәйретдинова тарафыннан берсеннән-берсе үзенчәлекле, кабатланмас образлар иҗат ителә. Алар арасында “Зәңгәр шәл”дә (Кәрим Тинчурин) — Мәйсәрә, “Галиябану”да (Мирхәйдәр Фәйзи) — Галиябану, “Гүзәлем Әсәл”дә (Чыңгыз Айтматов) — Хәдичә, “Таң атканда”да (Ш. Шаһгали) — Гөлбикә, “Татар хатыны ниләр күрми” дә (Галимҗан Ибраһимов) — Гөлбану, “Әниләр һәм бәбиләр”дә (Туфан Миңнуллин) — Вазифа, “Рәхәт яшибез”дә (М.Гыйләҗев) — Волчанская һәм башка күп кенә образлар бар.

  • 1963 ― «Сукыр» (Э. Альт) ― Ханым
  • 1964 ― «Карлыгач канат кага» (Хәй Вахит) ― Линара
  • 1964 ― «Яшь йөрәкләр» (Фәтхи Бурнаш) ― Мәрфуга
  • 1968 ― «Күк капусы ачылса» (Хәй Вахит) ― Рәмзия
  • 1965 ― «Зөбәйдә адәм баласы» (Шәриф Хөсәенов) ― Мәрвәр
  • 1966 ― «Миркәй белән Айсылу» (Нәкый Исәнбәт) ― Айсылу
  • 1966 ― «Гүзәлем Әсәл» (Чыңгыз Айтматов) ― Хәдичә
  • 1968 ― «Миләүшәнең туган көне» (Туфан Миңнуллин) ― Саҗидә
  • 1969 ― «Гөлҗәннәтнең җәннәте» (Юныс Әминов) ― Гөлҗәннәт
  • 1969 ― «Туган туфрак» (Сәет Шәкүров) ― Мәликә
  • 1970 ― «Әни килде» (Шәриф Хөсәенов) ― Расиха
  • 1971 ― «Ир-егетләр» (Туфан Миңнуллин) ― Гашия
  • 1978 ― «Әнә килә автомобиль» (Фәнис Яруллин) ― Рәйсә
  • 1979 ― «Мәхәббәтең чын булса» (Хәй Вахит) ― Мәликә
  • 1980 ― «Качаклар» (Нәкый Исәнбәт) ― Сания
  • 1982 ― «Зифа» (Нәкый Исәнбәт) ― Кәләмзә
  • 1982 ― «Монда тудык, монда үстек» (Туфан Миңнуллин) ― Нәҗибә
  • 1988 ― «Әбиләргә ни җитми» (Флорид Бүләков) ― Әкълимә һ. б.


«Инсаният»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Риза Ишморат. «Серле моң». Гариф ― Барый Әшрәпов, Дилбәр ― Р. Хәйретдинова. 1957

1991 елдан актриса Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Инсаният» труппасында иҗат итә. Труппа режиссерлары ― Празат Исәнбәт, Илдар Хәйруллин.

  • 1991 ― «Әбиләргә ни җитми» (Флорид Бүләков) ― Әкълимә
  • 1992 ― «Сөйдергеч бөтие» (Рәшидә Җиһаншина) ― Венера
  • «Көтелмәгән кунак» (Рәшидә Җиһаншина) ― Гөлзадә
  • «Оҗмах балалары» (Мәдинә Маликова) ― Мария Михайловна (Мәгърифә) һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1963 елның октябрь аенда Илдар Юзеевның «Янар чәчәк» пьесасы буенча куелган спектакльне карарга театрга республика җитәкчеләре Ф. Ә. Табеев, Г. Ә. Әбдерәзәков, мәдәният министры Б. М. Гыйззәтуллин килә. Ф. Табиев: «Нишләп әле бүгенге көнгә кадәр Роза Хәйретдинованың званиесе юк?» ― дип сорый. Б. Гыйззәтуллин: «А. Островскийның «Котырган акчалар»ын уйнаганнан соң карарбыз бу мәсьәләне»,― дип җавап бирә. Ф. Табиев: «Ә нигә аның русчадан тәрҗемә ителгән спектакльдә уйнаганын көтеп торырга? Ул бит безнең милли героинябыз. Әгәр сез бирмәсәгез, үзебез бирдерербез аны»,― дип кисәтә[6].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рауза Хәйретдинованың «Гомер сәхнәсе» китабы. К.: ТКН, 2006

Ире Нури (Нуретдин) Ганиев, Балтач районы Хәсәншәех авылында туган. Фәлсәфә фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина институты фәлсәфә кафедрасы укытучысы.

улы Марат (1953 елның 31 августында туган). Казанда хәрби-ракета укуханәсен, КДУның тарих факультетын тәмамлаган, фәлсәфә фәннәре кандидаты. Хатыны Лариса, ике югары белемле белгеч. Балалары: кызы Марина, улы Тимур.

Китабы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рауза Хәйретдинова. Гомер сәхнәсе (истәлекләр, хатирәләр). Казан: ТКН, 2006. ISBN 5-298-03947-2

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Жители.инфо сайты
  2. Рауза Хәйретдинова вафат. Шәһри Казан, 15.11.2018
  3. Социалистик Татарстан, 1988 ел, 19 февраль саны
  4. «Совет Татарстаны», 1956 ел, 11 ноябрь
  5. Ә. Гобәйдуллина. Мәйсәрәләр варисы ул, Галиябанулар токымы. «Мәдәни Җомга», 2003 ел, 7 февраль
  6. Рауза Хәйретдинова. Гомер сәхнәсе (истәлекләр, хатирәләр). Казан: ТКН, 2006 ел, 57нче бит. ISBN 5-298-03947-2