Хәсәншәех

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәсәншәех latin yazuında])
Хәсәншәех
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Арча районы
Координатлар 56°21'37.48"тн, 50°1'8.26"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 619 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422007
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Хасаншаих

Хәсәншәех (рус. Хасаншаих) — Татарстан Республикасының Арча районындагы авыл. Апаз авыл җирлегенә керә.

Почта индексы — 422007.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәсәншәех авылы Арча районында, район үзәгеннән 40 чакрым төньякта, җирле үзидарә үзәге Апаз авылыннан дүрт чакрым көнчыгышта, Шушма елгасының ике ягына урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәсәншәех авылыны язма тарихи чыганакларда беренче мәртәбә 1678 елгы халык исәбен алу материалларында телгә алына. XVII гасыр ахырында һәм XVIII гасырда Хәсәншәех Арча даругасына кергән. Соңрак, губерналар төзелгәч, Хәсәншәех авылы Казан губернасының Казан өязе составында була. 1834 елгы сигезенче ревизия буенча Казан губернасы Казан өязенең Хәсәншаех лашман волостена (Яншиковская лашманная волость) караган. 1858 елгы (унынчы) ревизиядә Хәсәншәех авылы Малые Лызи волостенда.

1914 елда авыл 3 мәхәлләгә бүленгән, барлыгы 1722 кеше яшәгән.

1914 елдагы метрика кенәгәсе.
Бүленеш Беренче мәхәллә Икенче мәхәллә Өченче мәхәллә
Имамнары Гайнан Фазылмәннан улы Мөхаммәтгариф Габдулла улы Шәмсемөхәммәт Гатаула улы
Ир-ат саны 284 386 269
Хатын-кыз саны 253 267 261

Революциядән соң, кантоннар төзелгәч, Хәсәншәех авылы Арча кантонының Балтач волосте составында була. 1930 елда Хәсәншәех яңа төзелгән Түнтәр районына кертелә, ә 1932 елдан 1957 елга кадәр Балтач районында. Хәсәншәех авылындагы "Кызыл көч" колхозы "Северный" совхозына кушылгач, Хәсәншәех авылы административ яктан Тукай районына карый, район үзәге Кенәр авылында була. 1963 елда районнар эреләндерелгәннән соң, Хәсәншәех бүгенгечә Арча районы составында.

Совет чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 елның 4 март карары белән Хәсәншәех авылыннан Галләмов Хабибрахман, Шәмсиев Абдулхак, Шакиров Закирҗан, Рәхмәтханов Фазыл, Садыйков Йосып, Насыйров Муллагали, Абдуллин Газиз хуҗалыклары кулак хуҗалыгы дип табылган һәм хуҗалары авылдан сөрүгә дучар ителгән.

1936-1946 еллар эчендә Хәсәншәехның кырыктан артык кешесе суд җаваплылыгына тартылган, төрле срокка төрмәгә утыртылган, мәҗбүри эш эшләтү өчен алып кителгән. Шулар арасында биш кеше, 58 нче статья белән сәяси гаепләнеп, төрмәгә утыртылган: Закиров Хәммәт, Нәҗмиев Якуп, Сәгыйтҗанов Шакир, Хөснедтинов Сәләх, Шәйхиев Гыйләҗ (мәзәк сөйләгән һәм шуны тыңлаган өчен).

Хәсәншәехлылар Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәсәншәех авылыннан 282 кеше Бөек Ватан сугышына алынып, шуларның 171е ил өчен барган сугышта һәлак була. Бу сугышка киткән хәсәншаихлыларның 60% ын тәшкил итә.

Гаиләләр сугыш чорында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камалиев Низами, уллары Гаяз, Кашшаф, Нургаян – бер гаиләдән дүрт кеше сугышка китә, дүртесе дә һәлак була.

Хәбибуллин Әхмәтҗанның дүрт улы: Фәрт, Шәкүр, Мәлик, Котдус сугышка алына, Котдус кына исән кайта

Сәмиев Хәбибулланың дүрт улы: Шәфыйк, Хәсби, Гарифулла, Фәйзи сугышка китәләр, бары Шәфыйк кына исән кайта.

Хәсәншәех авылыннан ирләр белән беррәттән, хатын-кызлар да сугышка алына. Алар: Галиуллина Фатыйма, Мәгьсүмова Рабига, Төхфәтуллина Хәмдениса, Хафизова Гөлсем, Шакирова Мөкәррәмә. Сугышка кадәр укытучы булып эшләгән Мәгьсүмова Рабига авылга кайтарыла, әмма сугышта алган яраларыннан терелә алмыйча үлеп китә.

Хәсәншәехта сугышка киткән 286 кеше арасында командир булып сугышканнары да байтак. Офицер Мәгьсүмов Әхәт, кече командирлар Абдуллин Гайнулла, Әхмәтов Готыф, Булатов Салих, Вәлиев Мәхмүт, Галиев Мөбарәк, Җамалиев Рәүф, Солтанов Рәүфнең.

Садыйков Кәрим - 1916 елда Хәсәншәех авылында туа, 1936 елда Арча педагогия училищесын тәмамлап, укытучы булып эшли башлый. 1939 елда армиягә алына, Ленинград шәһәрендә командирлар курсын тәмамлый. 1942 елда тупчы командир буларак, сугышка керә. Капитан Садыйков командирлык иткән батарея Дон, Төньяк Донецк, Днепр, Днестр елгаларын кичкәндә зур батырлыклар күрсәтәләр. Аның Воронеж, Украина шәһәрләрен азат иткәндә, дошманның Кишинев группасын тар-мар иткәндәге каһарманлыгы китапларга язылган. Кәрим абый зур батырлыклар күрсәткән командирга гына бирелә торган Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Ул сугышчан хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз орденына, Сталинның рәхмәт хатларына һәм медальләргә лаек була.

Сугыштан кайткач, Кәрим абый 1948-1951 елларда Балтач районы Советы башкарма комитеты секретаре булып эшли. Анан соң гомерен тулысы белән укытучылык эшенә багышлый. Ул Кенә урта мәктәбендә физкультура һәм хәрби хезмәт дәресләрен укытып, лаеклы ялга чыга. 1982 елда Югары Кенә авылында вафат була, шунда җирләнә.

Гыйльмуллин Корбангали (Мингали) - 1914 елда Хәсәншәех авылында туган, сугышка кадәр Казанда сәүдә техникумын тәмамлый. 1940 елда армиягә алына. 1941-1942 елларда Омск шәһәрендә урнашкан интендант (армияне тәэмин итү) хәрби училищесын тәмамлап, лейтинант дәрәҗәсен ала һәм Сталининград фронтында сугышка керә. 1943 елда Байкал арты хәрби округына күчерелә һәм 1945 елда Япониягә каршы сугышта катнаша.

1960 елга кадәр армиядә хезмәт итеп, майор дәрәҗәсенә күтәрелә. 1960 елда армияне кыскартуга эләгә һәм пенсиягә чыкканчы сәүдә һәм җәмәгать туклану предприятияләрендә җитәкче урыннарында эшли. Сугышчан хезмәтләре өчен «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һәм «Японияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. 2003 елда Балтач авылында вафат була.

Сабитов Салих хатыны һәм алты баласы белән 1937 елда Хәсәншәехтан Көнчыгыш Себергә күчеп китә. Олы уллары, 1921 елда туган Бакый, 1941 елда Чита өлкәсе Нерчинско-Завод хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. Сугышта капитан дәрәҗәсенә күтәрелә. 1944 елның 19 нчы мартында һәлак була, Брест өлкәсе Сырников районы Трущево авылында җирләнә.

Хәйриев Нәфыйк -1915 елда Хәсәншәехта туган, Бөек Ватан сугышында офицер булып катнашкан, ә сугышка кадәр тракторист булып эшли, 1940 елда армиягә чакырыла. Танкист-офицерлар мәктәбен тәмамлап кече лейтинант дәрәҗәсен ала. Сугыштагы батырлыклары өчен Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медаль белән бүләкләнә.1946 елда туган авылына кайта, кибетче, бригадир булып эшли. Сугыштан сәламәтлеге нык какшап кайту сәбәпле, 1954 елда вафат була.

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Хәсәншәех авылының борынгы һәм яңа салынган мәчете турында" дигән язмасында Хәсәншәехта мәчетнең 1747 елда салынуын (хәзерге мәктәп урынында), ике манаралы бик мәһабәт булуы, михрабының кәгъбәтуллага охшатып кара төскә буялуы, гомумән, тирә-якта данлыклы мәчет булуы турында яза. 1742 елда җимертелми калган мәчет урынына төзелгән мөмкинлеге бар. Береняе мәчетнең имамы Ибраһим Нократи булуы турында билгеле.

1795 елгы бишенче ривизия вакытында Хәсәншәехта бер мәчет эшләве, ә 1858 елгы унынчы ревизиядә ике мәчет-мәхәллә булуы мәгълүм.

Хәсәншәехның икенче (урта) мәхәллә 1854 елның 31 августында оеша (иске балалар бакчасы каршында). Имамы Мөхәммәтгариф мулла Габдулла улы була.

1907 елда Хәсәншәехта өченче мәхәллә оеша (Апазга бара торган юл ягы). Имам булып Шәмсемөхәммәт Гатаулла улы сайлана, совет чорына кадәр имамлык итә. Шулай итеп, Хәсәншәех авылы Балтач волостенда беренче һәм бердәнбер өч мәхәлләле авыл булган.

1828 елда имамнарга метрика алып баруны йөкләү турында фәрман чыга, һәм күпчелек урыннарда 1829 елдан метрика алып барганнар.

Совет чорында башка авыллардагы кебек, Хәсәншәехта да мәчетләр ябыла. Урта мәчет мәктәп итеп файдаланылса, калган икесе 1950 елга кадәр яшелчәләр һәм ашлык салу өчен склад ролен башкарган, ә муллалар үз эшләреннән читләштерелә, каһәрләнә.

1991 елның 7 февраль карары белән, Арча район Советы мәчет салырга рөхсәт бирә. 1993 елның 6 июнендә Корбан гаете намазы яңа мәчеттә укыла.

Мәктәп[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1919 ел – Хәсәншәехта мәктәп ачыла.1926 елда беренче мәртәбә җәдит системасында укыту башланган. Укыту урыннары шәхси йортларда булган.

1929 елда авылда мәктәп салына. Авылда аны “Чат школа” дип йөртәләр. Чөнки ул авыл читендә урнашкан.

1950-1951 елларда 3-5 нче класс, 1951-1952 елларда 6 нчы класс, 1952-1953 уку елында Хәсәншәехта җидееллык мәктәп эшли башлый.

1968 - 1969 уку елыннан Хәсәншәехта сигезьеллык мәктәп ачыла.

1993 елда яңа 11 еллык мәктәп төзелә. 2011 елдан Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Еллар буенча халык саны
1678 1716 1795 1858 1897 1914 1926 1935 2000
31 ир-ат 151 650 1289 1556 1722 1534 1331 650

Социаль инфраструктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәсәншәех төп гомуми мәктәбе, балалар бакчасы, мәчет, мәдәният йорты, библиотека, 2 кибет ("Розалия апай кибете", "Аскы кибет")

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл хуҗалыгының нигезен ит-сөт һәм бөртеклеләр (уҗым арышы, бодай, сабан ашлыгы, кузаклылар) юнәлеше тәшкил итә. Теплица урнашкан.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[2]

Хәсәншәих авылында туган күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марат Әхмәтов — сәясәт эшлеклесе. 1999 елдан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Вагыйз Минһаҗев — сәясәт эшлеклесе. 2006 - 2011 елларда - ОАО "Вамин Татарстан" генраль директоры. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5нче чакырылыш депутаты.

Люция Хәсәнова — җырчы,Татарстанның атказанган артисты.

Илназ Гарипов — автор-башкаручы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Б.Зыятдинов. Рәхмәт сиңа, Хәсәншәех!, Идел-Пресс, 2006, 431 бит